«Соңгы вакытта миңа мошенниклар шалтырата. Акча сорыйлар. Әле ахырдан миңа «әни» дип тә эндәшәләр», - дип көлә-көлә зур кызын һәм аның дусларын видеога төшергән җырчы Ләйлә Галиева. Тышкы кыяфәте белән генә түгел, күңеле белән дә яшь булып калган Ләйлә Галиева яшүсмерләр белән дә бер дулкында булуын әйтә. Әни кеше кызының дуслары белән танышырга, аралашырга да өлгергән.
Сезгә дә шундый мошенниклар шалтыратамы?
Без бәләкәй чакта әти-әниләребез бөтенләй башка төрле иде, килешерсез? Нигә алар шорты кигән дип?» - дип язып тормасагыз да була. Вакытыгызны әрәм итмәгез. Мин барысын да беләм, күрәм, алар яшүсмерләр», – дип тә язган җырчы.