news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Галиева: «Минем күңел – ирекле кош... Очар өчен яратылган...»

news_top
Ләйлә Галиева: «Минем күңел – ирекле кош... Очар өчен яратылган...»
Фото: Ләйлә Галиеваның сәхифәсеннән

Соңгы вакытта бик актив иҗат итүче җырчы Ләйлә Галиева үзенең тәүге сольный концертын әзерли.

«Минем күңел – ирекле кош... Очар өчен яратылган.

Тәүге сольный концертым – минем өчен зур адымнарның берсе. Программа исеме дә үзенчәлекле, күктән алынмаган.

Мине икенче яктан күрәсегез алда», – дип, концертларына чакыра Ләйлә тамашачысын.

Моңа кадәр Ләйлә Галиева концертларны тормыш иптәше Рөстәм Галиев белән парлап куя иде. Бу ел башында пар аерылышу хакында хәбәр итте. «Безнең тарихка нокта куелды. Без Рөстәм белән аерылыштык. Безнең икебез өчен дә хәзер тормышта яңа этап башлана. Ләкин, бернигә карамыйча, безгә алга барырга кирәк. Бу теманы алга таба да куертасым килми. Бу – безнең карар. Бер кешенең дә безне гаепләргә хакы юк», – дип язган иде Ләйлә социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар