news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Галиева көне буе аэропортта утырырга мәҗбүр булган

news_top
Ләйлә Галиева көне буе аэропортта утырырга мәҗбүр булган
Фото: видеодан скриншот

Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева Казанга чыгыш ясарга еш йөри башлады. Шундый сәфәрләрнең берсеннән ул кайта алмый аптыраган.

«Дусларым, мин әле дә Казанда аэропортта утырам. 14.00 сәгатьтә очасы самолетны 17.00 сәгатькә күчерделәр. Ярар, мин үзем генә утырам. Бәләкәй балалар белән утыручылар бар. Андый вакытта бигрәк авыр. Ярый, дөньялар тыныч булсын, баш исән булсын», – дип сөйли җырчы.

Җырчы соңрак хәбәр иткәнчә, самолетны төнге сәгать 12гә күчергәннәр.

«Безгә су бирделәр, автобус бирделәр, отельга урнашабыз. Самолетның двигателе эшләми, ди. Әле бу очыш вакыты да төгәл түгел. Казан мине җибәрми», – дип сөйли ул.

Соңрак җырчы: «Уфа, мин өйдә», – дип тә хәбәр итте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 июнь 2025
    Исемсез
    Мондый җырчы барлыгын белми идем. Филармониядә эшләмидер бит? Заһир Исмәгыйлев институтын бетергәнме әллә?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар