Җырчы Ләйлә Галиева тормыш иптәше Рөстәм Галиев белән аерылышуының төп сәбәбен атады. Бу хакта ул «ТНВ» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында әйтә. Аның сүзләренчә, алар элекке тормыш иптәше белән икесе дә лидер булырга омтылган. Бу исә гаиләнең ныклыгы какшауга китергән.
Ирем мине продюсер сыман этәреп алып барган булса, икенче төрле тормыш булыр иде. Бер казанга ике тәкә башы сыймый бит. Шундыйрак позиция булды безнең, конкуренция дип әйтимме. Матур җырлар килсә, без аны бүлешә алмыйча, дуэт итеп җырлый идек. Миңа ошый ул җыр, аның да җырлыйсы килә. Ул да бит сольный җырчы, безнең дуэт җырлардан тыш, аерым-аерым җырларыбыз да күп иде.
Шулай ук тәүлек буе бергә булганга, бер-беребездән бизеп тә киткәнбездер. Минем күзаллавымча, ир белән хатын эшкә барып, бер-берсен сагынып кайтырга тиеш. Аллаһы Боерса, яңа гаиләм булса, мин әлегә күз алдына да китерә алмыйм, көтеп утырачакмы ул минем эштән кайтканны, гомумән, аңлаячакмы профессиямне?
Сез үзегезне әлегә ялгыз дип әйттегез. Ә инде, белүебезчә, Рөстәм абыйның янәшәсендә пары бар. Моны авыр кичердегезме?
Юк, авыр кичермәдем. Мин, чынлыкта, бергә яшәгән вакытта да Рөстәмгә дини хатын теләдем. Үзе дин өлкәсенә кереп киткәч, ул мине дә дингә кертергә кертергә тырышты. Миңа калса дингә килү өчен һәркемнең үз сәгате булырга тиеш. Без барыбыз да шул якка барабыз, ләкин әлегә минем вакытым җитмәде. Берәр мөселман хатынына гашыйк булып, аерылышсак ярар иде дигән уйлар килә иде. Әллә Аллаһы Тәгаләнең амин дигән вакытына туры килгән. Мин аның бәхетле булуын телим, - дигән Ләйлә Галиева.