news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Галиева «Йөрмә саклап» җыры турында: «Авторлар минем гаиләдәге хәлне белми иде»

news_top
Ләйлә Галиева «Йөрмә саклап» җыры турында: «Авторлар минем гаиләдәге хәлне белми иде»
Фото: видеодан скриншот

Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева күптән түгел «Йөрмә саклап» җырын чыгарган иде. Җыр ул тормыш иптәше Рөстәм Галиев белән аерылышканнан соң тәкъдим ителде. Шуңа да, бу җырны Ләйләнең хәзерге гаилә хәле белән бәйләүчеләр булган икән. Ләйлә исә шулай дип уйлаучыларга җавап биргән.

Бу җыр турында кешеләр, заказ биреп, шундый-шундый сүзләр булсын дип, махсус яздырылган, дип уйлый икән. Бу җырның авторлары минем гаиләдәге вазгыятьне белми иде.

Мин: «Айдар абый, нинди матур җырларыгыз бар, җибәрегез әле», – дип язган идем Айдар Тимербаевка. Ул миңа әзер 3 җыр җибәрде. «Йөрмә саклап» шундый күңелемә ятты һәм мин аны сатып алдым», – дип сөйли ул социаль челтәрдә.

«Онытырга чараларын тап та,

Кала алмадык сөюләрне саклап.

Гаепле тик син һәм мин генә.

Күңелемнең бакчаларын тап та,

Йөрмә әле артларымнан саклап,

Үпкән-кочкан – очкан җилләргә.

Хисләремне телем-телем ваклап,

Өзгәләмә йөрәгемне кат-кат,

Үткәннәргә нигә тияргә...» – дип җырлана җырда.

«Хәзер минем тормышымда барган хәлләр – ниндидер план түгел», – дип тә язган Ләйлә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 март 2025
    Исемсез
    күңелемнең бакчаларын «таптап» ул
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар