news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Галиева янәшәсендәге ир-атның нинди булырга тиешлеген әйткән

news_top

Татар эстрадасы җырчысы Ләйлә Галиева үзе белән гаилә корырга теләгән ир-атның нинди булырга тиешлеген сөйләгән. Ак атка атланган шахзадә көтмәсә дә, артистның таләпләре гадиләрдән дип әйтмәс идек.

«Булачак ирем мине яратырга, хөрмәт итәргә, игътибарын кызганмаска, бүләкләр бирергә, мине ничек бар шулай һәм балаларым белән кабул итәргә тиеш», – дигән җырчы.

Шулай ук Ләйлә Галиева янәшәсендәге парының аңа бүләкләрне атна саен биреп торуын, көнләшмичә генә, сәхнә эшен аңлап кабул итүен дә тели.

Ләйлә Галиева тагын бер кызык фикер җиткергән. Гадәттә, хатын-кызларның үзләреннән өлкәнрәк ир-атларга күзе төшә. Ләйлә исә булачак тормыш иптәшенең үзеннән 9-10 елга яшьрәк булачагына өметләнә.

Җырчы элекке ире Рөстәм Галиев белән моннан берничә ел элек аерылышты. Интервьюларда сөйләгәнчә, алар элекке тормыш иптәше белән икесе дә лидер булырга омтылган. Бу исә гаиләнең ныклыгы какшауга китергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар