news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Галиева: «Аерылыгыз да, үзегез өчен яшәгез дип әйтмим...»

news_top

Җырчы Ләйлә Галиева, «Күңел» радиосының туры эфирында, үзенең тышкы кыяфәтенә мөнәсәбәте, стиле һәм гаилә кыйммәтләре турындагы фикерләре белән уртаклашкан.

Җырчы үзенең көндәлек тормышта да, сәхнәдә дә һәрвакыт матур киенеп йөрүен ассызыклаган. «Матур йөрисем, матур киенәсем килә. Беркайчан да чәчемне матурламыйча, үземне карамыйча урамга чыкканым юк. Мин бөтен җирдә матур булырга тиешмен.

Көзгегә карап, үзеңә: «Син – молодец, әйдә алга, тагын аз гына калды», – дип бер-ике сүз әйтсәң дә, мотивация аласың. Күңелең үсеп, тагын эшләргә чыгып китәсең », – ди артист.

Ләйлә Галиева инде 7 ел стилист белән эшли. Җырчы аңа үзенең идеяләрен бирә, ә стилист шуңа туры килерлек образлар сайлый. Ләйлә киелми торган киемнәрен сатып җибәрә. «50 меңгә аласың да, 1,5 меңгә сатасың дип, әни көлә инде миннән», – ди бу хакта җырчы.

Тапшыру барышында җырчы гаилә яклы булуын да әйтеп үткән. «Аерылыгыз да, кызлар, үзегез өчен яшәгез, матурланып, киенеп-бизәнеп дип әйтмим. Мин моңа каршы. Балалар әти-әни белән үсәргә тиеш», – ди ул.

Җырчы фикеренчә, гаиләдәге проблемаларны психологлар яки өшкерүләр ярдәмендә булса да хәл итәргә кирәк. Ләкин инде гаиләне саклап калу мөмкинлеге калмаса, хатын-кыз барысын да үз кулына алырга тиеш. «Гаиләдә ике кеше янәшә үсәргә тиеш. Берсе генә үсеп, акча эшләп, икенчесе утырып калырга түгел, иренә терәк булып, янәшәсендә барырга тиеш», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар