Бүген Казан марафонының йомгаклау көне. Марафонның соңгы көнендә 42,2 км һәм 21,1 км дистанцияне йөгерергә барлыгы 21 меңгә якын кеше чыкты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева старт алдыннан барлык катнашучыларны сәламләде һәм уңышлар теләде. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән меңьеллык тарихы булган Казанда узучы халыкара әһәмияттәге вакыйганың барлык катнашучыларын сәламлим. Хөрмәтле йөгерергә яратучылар һәм профессионаллар, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә тугры булганыгыз өчен рәхмәт. Сезгә уңышлар һәм җиңел старт телим», – дип ул.
Шулай ук, Ләйлә Фазлыева барлык катнашучыларны узган 1 Май бәйрәме һәм якынлашып килүче 9 Май белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, Казан марафоны 12нче тапкыр уза. Быел катнашучыларның гомуми саны 44 меңнән артып китте. Кичә 10 һәм 3 кимлометрга йөгерүләр булды, ә марафонның беренче көнендә балалар йөгерде