Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтованың әнисе ялда: «Картлык килә, мин өйдә юк»

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтованың әнисе ялда: «Картлык килә, мин өйдә юк»
Фото: Ләйлә Дәүләтова сәхифәсеннән. Видеодан скриншот

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова әнисен тагын ял итәргә диңгез буена алып килгән. Алдагы елларда ул кадерле кешесе белән Төркия якларында йөреп кайтса, бу юлы Мисырны сайлаганнар. Ләйлә әнисе белән күңелле видеолар куя. Ак яулыклы авыл апасын биредә барысы да ярата икән. Ләйләнең әнисе белән барысы да баш кагып исәнләшә, кунакханәдәге официантлар янына килеп cөйләшеп тә торалар.

«Картлык килә, мин өйдә юк», – ди. Әнкәй тагын ялга качты.

5 ел элек әнкәй Казанга килергә дә курка иде. Я чирләп китәрмен, я берәр нәрсә булыр, дип. Аллаһ сакласын. Әнкәй инде 4 ел бальзамнар эчә. Сәламәтлеге, кәефе күзгә күренеп яхшырды, Аллаһка шөкер. Сөбханаллаһ, дип карагыз, яме.

Ак яулыклы әнкәйләрне һәр җирдә яраталар. Әнкәй алдында барысы да биеп кенә йөри.

Сез дә әнкәйләрегезне ял итәргә алып барыгыз, яме. Бергә ял итү рәхәт тә, саваплы да», – дип яза Ләйлә үзенең сторисларында.

Ләйләнең әнисе, ялга китәр алдыннан, Корбан гаетен авылда үткәрерлек итеп кайтуны төп шарт итеп куйган.

«5 июнь – Гарәфә көне – Ураза тотарга, бик күп догалар кылырга кирәк. Аныңчы авылга кайтып җитәргә кирәк, дип, әнкәй башта ук әйтеп куйган иде. Без инде Казанда, әлхәмдүлилләһ», – дип тә хәбәр итә шагыйрә.

Ләйләнең әнисеннән шигырь:

«Бәхет өчен тагын ни кирәк,

Күңелемдә минем шул бер теләк.

Аермасын иде Ходай саулыктан,

Саулык дигән олы байлыктан.

Тынычлыгым булса өемдә,

Тазалыгым булса тәнемдә,

Чуарланмыйм хәзер юк-барга,

Күңелемдә юк бер зар да».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100