news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтовага язылучылары: «Элек, мин уразада, дип масаймаганнар...»

news_top
Ләйлә Дәүләтовага язылучылары: «Элек, мин уразада, дип масаймаганнар...»
Салават Камалетдинов

Шагыйрә, танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә ураза тотмаучы кешеләр турында фикерләре белән бүлешкән.

«Ураза тотарга мөмкинлегем юк, эшкә барасым бар», – диде бер танышым. «Картайгач тотарбыз әле», – ди!

Э-э-эх... Картайганчы яшәрбез, дигән гарантия гомумән юк шул. Һәм, картайгач, ураза тоту җиңелрәк, дип уйламыйм.

Икенчедән, без барыбыз да эшлибез инде! Тик торган юк. Ләкин ни хикмәт! Ураза тоткан көндә әллә никадәр эш эшләнә, барысы да ничектер җайлы гына, уңышлы гына килеп чыга. Алланың рәхмәте. Көн о-о-озын. Өстәл артында утырасы юк. Әллә ниләр эшләп өлгерәсең. Ә кичке сәгать 7дән соң тормыш, гомумән, башлана гына әле. Ураза тоткан кешеләр мине аңлар.

Мәңгелек тормышка күчкәч, адәм баласы: «Эх, берничә көнгә генә яңадан кайтыр идем, гел ураза тотып, намаз укып, кешеләргә яхшылыклар эшләп кенә үткәрер идем», – дип, үкенер, ди.

Ике дөнья бәхете насыйп булсын иде! Барчабызга да. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, дуслар. Кем күбрәк яхшылык эшли ала, дип ярышсыннар иде адәм балалары. Тынычлансын иде дөньялар. Бәндәләрнең күңеленә мәрхәмәт бир, бер Аллаһым», – дип язган Ләйлә.

Шагыйрә белән бик күпләр килешкән.

«Шулхәтле мәгънәле сүзләр!»;

«Дөрес әйтәсез. Әмма дә ләкин әби-бабаларыбыз ураза тоткан. «Мин уразада», – дип масаймаган, ифтар өстәле белән мактанмаган»;

«Ураза тоту-тотмау – һәрбер кешенең үз эше. Безнең дәү әни ураза тотканын белми дә идек»;

«Эх, аңлап бетермиләр шул уразаның нәрсә икәнен. Яшьләре дә, олылары да. «Оныкларның каникулы булды, шуңа кермәдем», – диде берәү. Бу инде иманыбыз зәгыйфь икәнен аңлата», – дип язганнар Ләйлә Дәүләтованың язылучылары.

Фото: Ләйлә Дәүләтованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2023
    Исемсез
    Дорес,Лэйлэ.Хэзер ифтарда концерттагы сыман жырлар тынлап.кием курсэтеп кайталар.Дин мэгънэсеннэн ерагая бара кебек.
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Өстәлдәге ифтарга әзерләгән ризыкларын да фотона төшереп инстаграмга кептмәгәннәр
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Лэйлэ узе дэ мактана булып чыга тугелме сон бу язмада.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар