news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова үзен тәнкыйтьләүчеләргә: «Минем өчен бу дөньяда бер генә закон бар...»

news_top

Телевизион тапшырулар алып баручы, шагыйрә, җырлар авторы Ләйлә Дәүләтова сторислары аша үзен тәнкыйтьләүчеләргә җавап биргән.

«Кайберәүләр миңа: «Намаз укыгач, нишләп яулыктан йөрмисез?» – дип яза. Аларга болай дип җавап бирәсем килә: кешенең гаебен эзләргә кирәкми. Гаепне бары тик үзеңнән генә эзләргә кирәк. Шуңа күрә, кадерле дусларым, мине әйбәтлим дип тырышмагыз. Булдыра алганча үзем тырышырмын. Һәр кеше үз өстендә үзе эшләргә тиеш.

Мин «супер» дини кеше түгел, әлегә бу юлга кереп кенә киләм. Кулдан килгәнчә генә тырышам. Димәк, әлегә яулык бәйләп йөрү кулымнан килми. Яулык бәйләгән кешеләргә сокланып карыйм. Әмма әле бу син яулык бәйли башладың да, фәрештәгә әверелдең дигән сүз түгел. Минем өчен дөньяда бер генә закон бар – синең аркада беркем дә еламаска тиеш. Бу минем өчен беренче урындагы әйбер. Ә калганнарын әкренләп тырышырбыз», – дигән Ләйлә Дәүләтова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар