Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова «Татар җыры» турында: «Бер кеше бизәндергәч, җырчыларны аерып булмый»

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова «Татар җыры» турында: «Бер кеше бизәндергәч, җырчыларны аерып булмый»
"Татар-информ" архивы

«Татар җыры» бара. Ишетми кала күрмим дип, тын алырга да куркып утырам. 

Бомбически күлмәге белән Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров һәм Алмаз Мирзаянов алып бара икән быел. Көлә-көлә эчләр катты. Бер яктан ялт итеп Сәфәрова килеп чыгар да кирәкләрен бирер кебек тоелды.

Авызларын фонограммага туры китерә алмаучыларны бөтенләй чыгармаганнар быел. Өстән, астан, кесәдән дә керә алмаганнар! Ә халык яраткан нинди җырчы бар, бөтенесен дә бергә җыйганнар.

Татарга бик җитми иде шул бердәмлек. Ой! Камил һәм Марат Гәрәевлар бертуганнар икән бит. Әлһәмдүлиллаһ! Кочаклашып концерт карыйлар быел. Дуслашырга кем беренче адым ясаган – савабы шуңа. 

Молодцы! Сәхнә бизәлеше, оештыру ягыннан, Мәскәү бер читтә торсын. Әмма бөтенесен бер кеше бизәндергәч, җырчыларны гына аерып булмый.

Бер бүлегендә – онытылган Газинур Фарукшин, Алсу Хисамиева, Зөһрә Шәрифуллина, Бах, Рөстәм Закиров, Асаф Вәлиев…

Икенче бүлекне Тямаев үзе башлады. Ут инде малай. Ул киеме, тешләре, җырлары. «Якын дусларым Гүзәл Уразова белән Бәдретдинова катнашмаса, «Татар җыры»на якын да килмәячәкмен», – дип әйткән, диделәр. Маладис, Фирдүс! Шундый була ул чын дус!

Дус дигәннән, Ландыш Нигъмәтҗанова белән Иркә, кочаклашып, «Якын дус берәү генә» дип җырладылар быел. Шаккаттым.

Зөлфирә Мирзаянова сузып җибәрде, малай! Вәт тавыш!

Елның супер композиторлары Айдар Тимербаев белән Марат Мухинны бүләкләделәр. Ой! Ләйлә Дәүләтова белән Фирзәр Мортазин, диләрме? Без күптән җыр язмыйбыз бит инде. Ялкаулар! Без – узган унъеллыкның хитлары авторы икән бит.

Наконец-то Салават абый нормаль кыяфәттә чыкты. Элеккечә елмая, шаярта. Элвин Грей белән кочаклашып, «Уфтанма»ны суздылар. Халык торып басты. Мөхтәрәм Президентыбыз Айдарга үзе кул болгады хәтта.

Шулвакыт нидер гөрселдәп ауды. Түбәдән кар ишелгән икән. Урамда + 3 градус», – дип язган шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.

Танылган алып баручы виртуаль дусларын ышандыра алган. «Әле ышанып укып утырам бит», «Үтерәсең, Ләйлә», «Мин, кайчан булды икән бу, дип укып утырам», «ТВдан карыйсы булыр, дип хыялланып утырам», – дип комментарийлар калдырганнар.

«Үзем дә ышанып куйдым. Рәхмәт. Хәерлегә булсын!» – дип язган Алмаз Мирзаянов.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100