Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: «Ренат Ибраһимовның берсеннән-берсе кечкенә сабыйларына шаккаткан идем»

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: «Ренат Ибраһимовның берсеннән-берсе кечкенә сабыйларына шаккаткан идем»
"Татар-информ" архивы

Кичә күпләрне Россиянең халык артисты, танылган җырчы Ренат Ибраһимовның  йөрәк өянәге белән кисәк вафат булуы тетрәндерде. Ачык йөзле, аралашучан, талантлы җырчы турындагы истәлекләре белән сәхнәдәшләре социаль челтәрләрдә уртаклаша. Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова да аның белән якыннан аралашу, хәтта дуэт башкару бәхете насыйп булуы турында сөйләгән. 

Эх, бүген Россиянең халык артисты Ренат әфәнде Ибраһимов якты дөньядан киткән. Җырчының хәле өендә авырлаша. Аыгыч ярдәм җырчының гомерен саклап кала алмый. Йөрәк…

Ренат әфәнде белән берничә концертта эшләү бәхете насыйп булды. Искиткеч матур дуэтыбыз да бар. 

Никадәр зур шәхес булуына карамастан, үзен шулхәтле гади, кешелекле тотуына, сәхнәдәге энергетикасына, ихлас елмаюына, бәрхет тавышына, яшьләрчә җиңел хәрәкәтләренә, якты-матур уйларына ихластан сокланган идем.  Дөньяның тәмен белеп, рәхәт итеп яшәде. Ренат әфәнденең хәзерге гаиләсе турында «Адәм белән Һава» тапшыруы да эшләгән идем. Үз өендә. Урман эчендә. Бик кызыклы, шәп тапшыру чыккан иде. Искиткеч ачык йөзле, саф татарча сөйләшүче, бик акыллы, үзеннән 30 яшькә яшьрәк хатынына, берсеннән-берсе кечкенә, йөгереп йөргән сабыйларына шаккатып кайткан идем. Ялгышмасам, узган ел хәзерге хатыныннан бишенче баласы туган иде. 

Соңгы елларда Ренат ага үзе дә татарча матур сөйләшә башлады. Намазлы, иманлы, динле кеше иде, - дип яза шагыйрә. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100