news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова никах туйларына артистлар чакыруга каршы

news_top
Ләйлә Дәүләтова никах туйларына артистлар чакыруга каршы
социаль челтәрләр

Шагыйрә, мәҗлесләр алып баручы Ләйлә Дәүләтова никах туйларына артистлар чакыру яклы түгел. Аның фикеренчә, туй, никах мәҗлесендә бөтен игътибар кәләшкә булырга тиеш.

«Туйда җырларга кайсы артистны чакырыйк икән?» – дип сорыйлар миннән. «Чакырмагыз берсен дә. Үз туганнарыгызны җырлатабыз, уйнатабыз», – дим мин. Бөтен игътибар артистка китәчәк, бөтен акча да. Туйда иң мөһим, иң матур кеше – кәләш кенә булырга тиеш.

Ә инде юбилейга ярый! Юбиляр хатын-кыз булса – берәр ир-ат җырчыны, ир-ат булса, Илсөя Бәдретдинова кебек бөтенесен аяктан егарлык берәр хатын-кыз җырчыны чакырырга була», – дип киңәшләрен яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Ләйлә Дәүләтова үзе алып барган Раилә һәм Илшат Мусиннар туеннан кайбер мизгелләр белән дә уртаклаша. «Егет бәхетле, кыз – бриллиант. «Иман нуры» мәчете, затлы, матур мәчет. Искиткеч талантлы кунаклар. Шәп җырлыйлар бит, әйеме», – дигән ул.

Ә сез бәйрәмегезгә кайсы артистны чакырыр идегез?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 июль 2023
    Исемсез
    Кайчан бу татар ирлэре тубэтэйне дорес итеп киергэ ойрэнер микэн, эрмиядэн кайткан дембель кебек киялэр тубэтэйне, баш артына жибэреп. Бу бик ямсез куренеш. Тубэтэй тирэн , мангайны капларлык булырга тиеш
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар