Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: «Кочаклашып фотога төшмәдек, икебез дә уразада»

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: «Кочаклашып фотога төшмәдек, икебез дә уразада»
"Татар-информ" архивы

Шагыйрә, «Адәм белән Һава» тапшыруы авторы Ләйлә Дәүләтова Фирдүс Тямаев белән ялгыш кына кибеттә очрашкан.

«Икебез дә каядыр ашыксак та, бөтен эшләрне ташлап, берәр сәгать серләшеп алдык. Бик кызык, бик туры кеше Тямаев! 

«Адәм белән Һава» халыкка кирәк! Әйдә, яңадан ачабыз, беренче үзем төшәм! Бәтәч, син кияүгә чыктыңмыни? Син ниндидер бальзамнар белән эшлисең икән. Мактыйлар бит! Әйдә, миңа да барып алыйк әле. Бүләккә түгел! Мин – мужик кеше! Үзем сатып алам!» – диде ул.

Ут инде, Фирдүс! Бальзамнарны тоттырып җибәрдем. Вирустан да саклар, аяклары да хәлләнер (аягына операция ясаткан иде бит), көч-хәле дә җитәрлек булыр. Икебез дә уразада, кочаклашып фотога төшмәдек», – дип язган шагыйрә социаль челтәрдәге битендә.

Халык арасында Ләйлә Дәүләтова тәкъдим иткән бальзамнарны мактаучылар, файдасын да күрүчеләр дә бар. 

«Ләйлә, син булдырасың инде. Фирдүс белән реклама ясап аттың», «Шунда ук менеджер ясап җибәрергә иде инде аны», «Файдасын күрә башлагач, Фирдүс шатланып туя алмас әле»,– кебек комментарийлар да калдырганнар.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100