Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: «Кичә бик авыр көн булды...»

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: «Кичә бик авыр көн булды...»
Александр Эшкинин

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова тормыш кыйммәтләре турында уйланып, кызы Гөлмәрьям белән әңгәмәсеннән бер өзекне виртуаль дусларына тәкъдим иткән.

«Кичә бик авыр көн булды. Гадәттә, без Гөлмәрьям белән шаярып-көлешеп кенә йөрибез.

– Әннәм, нәрсә булды сиңа бүген? – диде йокларга яткач бала. – Сөйлә миңа.

– Бүген уйлаган эшләремне эшләп өлгермәдем. Вакытны әрәм иттем. Семинарга бара алмадым. Очсыз чакта юллама ала алмадым. Бөтен әйбергә бәяләр арта. Шулар кәефне бетерде.

– Ярар, аңладым. Ә хәзер әйт, нәрсәләрне дөрес эшләдең бу тормышта?

– Ярый әле вакытында сине таптым, ярый әле әтиеңә кияүгә чыктым. Ярый әле бу кишәрлекне сатып алганмын, ярый әле телевидениедән киткәнмен, ярый әле намаз укырга өйрәнгәнмен... (Яхшыларын санагач, үземнең дә кәеф күтәрелде.)

– Ну тегеләре «ерунда» бит инде, – диде Гөлмәрьям.

Шаккаттым. Елмаеп, тынычланып йоклап киттем... Ниндидер кечкенә уңышсызлыкларга кайгырып, булган бәхетебезне күрмичә калмыйк, кешеләр», – дигән күп еллар телевизор экраннарында «Адәм белән Һава» тапшыруын алып барган журналист Ләйлә ханым.

Аның кызы сүзләре белән башкалар да килешкән. «Гөлмәрьям хаклы! Мин дә еш кына шушы текстны үткәрәм үземдә, аннары тынычланам», «Сөбеханалла, инде менә нинди акыллы киңәш бирүчең бар, Ләйлә!», «Балалардан күп әйберләргә өйрәнеп була шул», – дигәннәр социаль челтәрдә утыручылар.

Фото: Ләйлә Дәүләтованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 август 2023
    Виля
    Молодцы 👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100