Шагыйрә, телевизион тапшырулар алып баручы Ләйлә Дәүләтова узган ел икенче ире белән дә юллары аерылышуын хәбәр иткән иде. «Китап» радиосында чыга торган «И, язмыш, язмыш» тапшыруында ул никахы таркалуының кайбер сәбәпләрен сөйләгән.
Ул – дини кеше, мине күреп гашыйк булгандыр, бераз уйнап аласы килгәндер. Гадәти кеше болай гына «гулять» итә, ә дини кешеләр никах укыта, өйләнешә. Мин соңыннан шуны аңладым: кайбер кешеләр бизнеста, шәхси тормышта, үзләренең әйберләрен каплап тору өчен динне куллана.
Минем өчен дини кеше – бер башка ышанычлы кеше. Мин, хәтта, абыйларга, энеләргә дә «аның кебек булырга кирәк» дип әйтә торган идем. Без барысын да уртага салып сөйләшеп аерылышканнан соң да, шул дәрәҗәдә күңелем кайтты. Ниләр булганын биредә сөйләп тормыйм. Йөрәккә берьюлы 5-6 пычак кадаган шикелле булды, – дигән Ләйлә Дәүләтова.