Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровның вафаты турында: «Тавышын соңгы ишетүем булган икән...»

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровның вафаты турында: «Тавышын соңгы ишетүем булган икән...»
Фото: социаль челтәрдән

Шагыйрә, мәҗлесләр алып баручы Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровның вафат булуы турында яза.

«Халкыбызның искиткеч зур шәхесе Фидан ага Гафаров вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Операция өстәлендә киткән, диделәр…

Берничә ай элек бик матур гына хәлләрне сорап шалтыраткан иде. Шул кадәр йөрәккә үтәрлек тавышын соңгы ишетүем булган икән. Бу хәбәрне ишеткәч, чын түгелдер дип, ватсабын карадым. Соңгы тапкыр кичә кич кергән.

Миңа шул кадәр зур шәхес белән бергә эшләү бәхете насыйп булды. Зур йөрәкле, чиксез талантлы, юмор хисле, рәхәт кеше, чын артист иде Фидан абый…

Бергә концерт куеп йөргән чаклар тормышымда иң матур мизгелләр булып исемдә калыр. Йөрәгем елый. Гафаров Фидан Сафич рухына дога кылыйк.

Сәхнәдә сыман, мәңгелек дөньяларда да урының оҗмах түрләрендә булсын, Фидан абый...» – дип язган ул.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 29 апрель 2025
    Исемсез
    Фидан Гафаров легендар шэхес. Анын популярлык югарылыгына кутэрелгэн актёр ни башкорт, ни татар театрында юк хэм булмас та. 60 ел халыкка хезмэт киткэн кешегэ 77 яшендэ "За заслуги перед республикой" медалей бирделэр, доресрэге, малаенын кулына тоттырдылар. Адэм колесе. 60 ел хезмэт куйганнан сон гына лаек булды микэнни ул? Хэзерге жырчыларнын 4-5 ел жырлыйлар да, атказанган, аннан халык артисты исемен алалар. Э купме халык жырларын кире халыкка кайтарган легендар жырчы быз Хэмдунэ апага "Башкортостаннын халык артисты" исемен улгэч бирделэр. Энгам Атнабаев эйтмешли: "Кеше узенен боек икэнлеген Каян белер иде улмэсэ... "
  • 27 апрель 2025
    Исемсез
    Искиткеч, бар яктан да камил килгэн шэхес, шундый йорэккэ утеп керэ торган тавышлы, чын Артист иде. Кунел ышанмый...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100