news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова дога көче турында: «Минем белән шаккаткыч хәл булды»

news_top

Шагыйрә, алып баручы, җырлар авторы Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Мәскәүдән Казанга очкан вакытта булган вакыйга турында сөйләде. Ул моны Аллаһ Тәгаләдән ялварып сораган доганың чынга ашуы дип кабул иткән.

«Дуслар, минем белән шаккаткыч хәл булды. Мин иртән 6:45 сәгатьтә китәргә тиеш идем Мәскәүгә һәм 11:45 сәгатьтә яңадан Казанга кайтырга тиеш идем. Ярты гына сәгатьлек эшем бар иде. Ләкин иртән самолетны тоткарладылар һәм мин Мәскәүгә 11:00 сәгатьтә генә барып җиттем. Кире Казанга кайтырга өлгермәдем. Эшләрем уңышлы гына барып чыкса да, күңел төште, чөнки самолетка өлгермәдем, ә башкасына билетлар юк иде.

Ләкин Аллаһ Тәгаләдән шундый ялынып сораганмын күрәсең. Казан кабул итми дип, бөтен пассажирларны cамолеттан төшереп, кире аэропортка алып килделәр, рейсны 14:00 сәгатькә кадәр тоткарладылар һәм мин өлгердем! Бөтен пассажирлардан гафу үтенерлек булдым. Ләкин бик сөенеп Казаныма кайтып киттем. Бәхет ул үз өеңдә, якыннарың янында булу.

Аллаһның рәхмәте, доганың көче чиксез», – дип сөйләгән ул сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар