Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: «Бүген иртән намазга торырга ирендем...»

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: «Бүген иртән намазга торырга ирендем...»
Салават Камалетдинов

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова – әкрен-әкрен генә дин юлына кереп баручы кешеләрнең берсе. Аның намазлар укый башлавы турында да билгеле. Хаҗ сәфәрендә булып кайтуын да беләбез. Ә беркөнне Ләйлә иртәнге намазны укып тормаска карар иткән... Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

«Бүген иртән намазга торырга ирендем. Дөресрәге, бик йоклыйсым килә иде шул. Ялкаулык та көчле булгандыр. Җитмәсә, бүген яхшы кыяфәттә дә булырга кирәк иде. Мөһим очрашулар, күп эшләр планлаштырылган көн иде.

Рәхәтләнеп йокыны туйдырып, баланы мәктәпкә илттем тә эшләрем буенча чыгып чаптым. Хыяллар зурдан... Ләкин... Көне буе планлаштырган эшләремнең берсе генә дә яхшылап үтәлмәде, көнем әрәмгә үтте.

Шулай... Кичәге көнемне сагынып куйдым. Йокым да бик туймаган кебек иде. Хәл дә җитми иде кебек. Ләкин көне буена әллә никадәр уңышлы эшләр эшләнгән иде. Барына да өлгергән идем. Намаз белән башланган көн иде шул ул... Бәрәкәтле көн иде...

Сезнең дә шулай булганы бармы, дуслар? Намазга 5 минут вакытны жәлләп, дөнья артыннан чыгып чабабыз. Әйе... Үзебезнең дә, эшләребезнең дә, гомеребезнең дә, бөтен дөньяның да Аллаһы Тәгалә кулында булуын онытып җибәрәбез... Алдагы көннәребез бәрәкәтле булсын иде», – дип, фикерләре белән уртаклашкан шагыйрә.

Аның белән виртуаль дуслары да килешкән. «Йөз процент килешәм, Ләйлә, Аллаһыны зурламасаң, ул сиңа ишекләрен ачмый», «Намаздан башланган көн генә бәрәкәтле була шул, очынып эшләп йөрисең», «Аллаһы хаталарыбызны кичерсен инде, намазларыбызны вакытында укырга насыйп булсын», – дип язучылар булган.

«Ничек намазга торырга иренәсең?» – дип гаҗәпләнгән берәү.

Аңа җавап итеп, Ләйлә: «Мин бит – гадәти кеше, өйрәнәбез генә. Әйе, андый көннәр дә була. Нәтиҗәсен яздым», – дигән.

Фото: Ләйлә Дәүләтованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 март 2023
    Исемсез
    "Шайтан" жингэн - ирек бирмэгэн.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100