Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: «Бу сорауны миңа еш яздыгыз»

Шагыйрә бик күпләрне кызыксындырган сорауга җавап биргән.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: «Бу сорауны миңа еш яздыгыз»
Александр Эшкинин

Бу көннәрдә Ләйлә Дәүләтова Хаҗ сәфәрендә. Бактың исә ул анда кызы Гөлмәрьямны да алып барган икән.

«Гөлмәрьям Хаҗда нишләп йөри?

Бу сорауны миңа күп яздыгыз.

Мөмкин булса, мин баланы һәрвакыт үзем белән алырга тырышам. Ә теләк булса, мөмкинлек һәрвакыт табыла, Аллаһка шөкер.

Балаларга билет бәяләре нәкъ зурларныкы сыман. Ләкин балам янымда булмаса, минем бөтен уйларым аның янында гына була һәм мин ихлас йөрәктән догалар укып, Хаҗ таләпләрен тиешенчә үти алмаган булыр идем.

Без кече Хаҗда булдык. Зур Хаҗга бару өчен миңа әле өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк. Иң элек Гомрә Хаҗга килү чыннан да бик яхшы дип уйлыйм. Барлык йолаларын үтисез. Рәхәтләнеп Хаҗ суларын эчәсез. Ә инде Кәгъбәтулланы (җир йөзендәге тәүге мәчет) үз күзләрең белән күрү хисләрен әйтеп бетергесез!

Без өчебез бөтен уңайлыклары булган аерым бүлмәдә яшәдек, шуңа күрә балага бик җиңел булды. Гөлмәрьям да теләкләр теләп, догалар укып, җиде тапкыр Кәгъбәтулланы әйләнде, Әлхәмдүлилләһ.

Укырга китапларын алып килгән булсак та, хәтта, планшетында әллә нинди кызыклы уеннары булса да, Гөлмәрьям үзе үк безнең белән мәчеткә йөрергә теләде. Димәк, йөрәге шулай куша!

Ә инде без иртәнге намазга барганда ул рәхәтләнеп бүлмәдә йоклап кала иде. Видеолардан карасагыз, анда без генә түгел, безнекеннән кечкерәк бәбиләрне дә бик еш очратырга була. Димәк, курыкмыйча рәхәтләнеп балаларыгызны алып килә аласыз. Бөтен гаиләгез белән килергә насыйп булсын сезгә дә», – дип язган соцаль челтәрдәге сәхифәсендә Ләйлә.

«Алла кабул итсен!», «Искиткеч, Ләйлә ханым. Шундый җиргә балаларны да алып бару бик дөрес. Кечкенәдән үк күңеленә салына. Ихтирамым көннән-көн арта, сөбеханАллаһ», – дип язганнар аңа виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100