Ләйлә Дәүләтова: «Аякка басканчы, күңелдә көч тапканчы, бер-ике ел вакыт үтте һәм мин...»
Алып баручы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова үзенең соңгы биш елда кичергәннәре – кияүгә чыгуы, аерылуы һәм шуның артыннан килгән авыр депрессиясе турында ачыктан-ачык сөйләгән. Бу хакта ул «Күңел» радиосының туры эфирына кунакка килгәч әйтә.
Ләйлә Дәүләтова сүзләренчә, һәр авырлыктан соң җиңеллек килә. Авырлыклар исә кешене рухи яктан тагын да ныгыта һәм тормышка, кешеләргә башкача карарга өйрәтә.
«Кешеләр минем нәрсәләр кичергәнне белсә: «Бу кыз бераз юләрме икән әллә? Ничек шулай көлеп тора ала икән бу?» – дип уйлар иде. Бар шундый әйберләр – аларны халыкка чыгарып торырга кирәкми. Мин бу биш елда, юләр әйтмешли, кияүгә чыктым, аерылдым, шәхси тормышка кереп карадым.
Һәм аерылганнан соң, бер ел буена шундый хәлдә идем: синең кулларың, аякларың, канатларыңны сындыралар да, син атлап китә алмыйсың. Аякка басканчы, күңелдә көч тапканчы, бер-ике ел вакыт үтте һәм мин яңадан иҗатка кайттым», – ди ул.
Шагыйрә сүзләренчә, шәхси тормышындагы авырлыклардан соң аның кешеләргә карата карашы үзгәргән.
«Элек мин бөтен кешегә дә ышанып карый идем. Әгәр ул дини дә икән, ул миннән бер башка өстен, дип уйлый идем. Мин шуңа күрә дини кешегә кияүгә чыктым да. Хәзер инде бу ышануым бетте. Дини кешенең дә төрлесе була икән, динсезенең дә», – дигән ул.
Ләйлә Дәүләтова хәзерге көндә актив иҗат итә, шигырьләр яза һәм яңа проектларга алына башлаган.
«Минем йөрәгемдә шундый күп иҗат барлыкка килде, язасы, әйтәсе әйберләрем шундый күп. Авырлыкларның файдасы булды. Шул авырлыклардан соң мин биш вакыт намазга тотындым. Безнең һәр әйткән сүзебез, эшебез үрнәк яки гыйбрәт алырлык булырга тиеш», – дип билгеләп үткән Ләйлә.