Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: «Әнкәйләр үзләре эшли алса, борчылмас иде»

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: «Әнкәйләр үзләре эшли алса, борчылмас иде»
"Татар-информ" архивы

Шагыйрә, журналист Ләйлә Дәүләтова беренче итеп әнкәйнең эшен бетерергә дигән фикер белдергән.

«Ялларда авылга кайтмадык. Бакчада эшләргә дә, өй юарга да вакыт юк. Үзебезнең дә бакча бар, үзебезнең дә эш күп. Җитмәсә, бер-ике көн генә матур көн, аннары гел яңгыр китә, диде миңа бер танышым.

Эш һәркемнеке дә бар. Һәркемнең үз бакчасы, үз мәшәкате бар. Бу тынгысыз дөньяда һәркемнең эше күп. Ә әнкәйләр сагынып көтә, борчылып көтә. Үзләре эшләрлек булса, борчылмас иде алар. Бала-чага өчен болар барысы да бер көнлек эш. Күңелле эш. Аннары рәхәтләнеп эшләргә дә вакыт җитә.

Майның иң матур көнендә ел саен шулай җыелабыз. Аллага мең шөкер, әнкәебез бар!  Абый шулай күнектерде, башта әнкәйнең бакча эшләрен бетерәбез, аннары гына үзебезнеке. Һәр эштә шулай. Ярдәмчел, уңган-булган  җиңгиләремә, ярдәмгә Казаннан кайткан энекәшләремә рәхмәтле мин», – дип язган ул социаль челтәрдәге битендә.

Әнкәйләрне сөендергән һәр балага изге теләкләрен юллаган шагыйрә. Шулай ук виртуаль дусларыннан: «Әнкәйләрегезне сөендердегезме?» – дип тә сораган.

Ләйлә Дәүләтова һәм аның туганнары кебек эшләүчеләр күп икән. «Иң элек әнинең, кайнананың эшен эшләдек, аннары гына үз эшебезне карадык», – дип комментарий калдыручылар шактый.

 

  • Фото Ләйлә Дәүләтованың социаль челтәрдәге видеодан скриншот
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100