news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова әнисенә искиткеч зур бүләк ясаган

news_top
Ләйлә Дәүләтова әнисенә искиткеч зур бүләк ясаган
Фото: © «Татар-информ»

Ләйлә Дәүләтова әнисенең 80 яшьлек юбилеена бик зур бүләк ясаган: Рина апа тиздән изге сәфәргә – гомрә хаҗына кузгалачак.

«Бүген минем кадерле әнкәемә 80 яшь. Без бик бәхетле!
Әнкәйләребез исән-сау булганда, без һәрвакыт үзебезне иркә бала итеп хис итәбез.
Әнкәебез Рина – бик ихлас йөрәкле, нечкә күңелле, зирәк акыллы кеше. Абыстай буларак та бик яратып чакыралар әнкәйне. Ул догалар укып, матур теләкләр әйтеп киткәннән соң, өйдә шулкадәр рәхәт була, диләр.

Гел шулай кирәкле, кадерле әнкәй булып, күршеләреңнең, авылдашларыңның, балаларыңның, киленнәреңнең кадер-хөрмәтен тоеп, бик бәхетле гомер яшәргә насыйп булсын, әнкәй. Без сине бик яратабыз.

Чәчтән генә сыйпасаң да,
Югала бөтен хәсрәт.
Барысы-барысы өчен
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт!

Ихлас йөрәктән үз әнкәемә багышлап язган шигырем.
Бу җырны ишеткәнегез бардыр бит?
Әйдәгез, бергәләп котлыйк әле үзен. Сезне барыгызны да укып бара ул! Әнкәебезгә гомрә хаҗына юллама бүләк иттек! Бергәләп изге җирләребездә йөрергә насыйп булсын, иншәәАллаһ», – дип язды Ләйлә үзенең сәхифәсенә, якын кешесенең бәйрәменнән матур фотолар урнаштырып.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 ноябрь 2025
    Исемсез
    Бик әйбәт! ❤️
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар