Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдәге аккаунтында хәләл булмаган мәҗлесләрдә эшләмәве турында язган.
– Бу җәйдә инде 5нче юбилейдан баш тарттым.
Кулга килеп кергән тере акчадан колак кагып, үзең яраткан шулкадәр кызыклы эшне башка алып баручыга тоттыру – бик кызганыч инде ул, әйеме. Бик хөрмәт иткән кешеләремә дә «юк» диясе булды… Юбилярларым үпкәләрлек түгел, һәрберсенә нәкъ менә үзләренә туры килерлек, үземнән дә шәбрәк, менә дигән алып баручылар табып бирдем. Сәбәбе бер генә. Бу бәйрәмнәр хәләл түгел иде.
«Юбилей гомергә бер генә була», – диючеләр дә, «Ә-әйй кыланасыз инде», – дип, үпкәләүчеләр дә булды. Әйе, мин яулыктан да түгел, фәрештә дә түгел. Бәлки, мин хаклы да түгелдер. Ләкин йөрәк тартмый.
Бернинди спиртлы эчемлексез дә менә дигән бәйрәм үткәреп була бит! Андыйларны рәхәтләнеп үзем эшләп бирәм.
Әйтегез әле, кирәк микән ул дуслар, туганнар җыелып, бер-береңне кысташып утыру? Үз балаларыгыз ук әти-әнисе хөрмәтенә эчеп утырамыни инде?
Оныкларыгыз да күзәтеп тора. Димәк, киләчәктә алар шуны ук сездән дә уздырып кабатлаячак… Туйлар турында әйтеп тә тормыйм. Яшь парларның үз тормышларын спиртлы мәҗлестән башлаулары гомумән башка сыймый… Һәм ул мәҗлестәге изге теләкләр чынга ашачакмы?
Бәлки, мин хаклы да түгелдер? Аңлап та бетермимдер. Сез ни диярсез икән, кадерле дусларым? Яратып карасаң, чишмә сулары гына эчеп карасаң, бу дөнья шулкадәр матур ул! – дип язган Ләйлә Дәүләтова.
«Мин дә сезнең белән килешәм. Күңел ачам дигән кешегә, эчемлексез дә ачарга була», «Хаклы Ләйлә! Бик хаклы… Шушы зәхмәт – минем тормышымны бозган әйбер. Әти эчте, абый эчте, җизни эчә, ирем эчә, инде улым эчә. Көн саен эчәләр алар, бәйрәмдә генә түгел», «Сез бик дөрес эшлисез, мин дә шул ук уйда», «Килешәм, Ләйлә! Мәңге истә калырлык хәләл бәйрәмнәрне бик күп күрдек», «Спиртлы эчемлексез дә бик матур мәҗлесләр үтә, безнең кызларның нәкъ шулай үтте, бик күңелле булды», – дип язган халык.