Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә әнисенә: «Синең балаларың күп, исемнәрен бутыйсың»

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә әнисенә: «Синең балаларың күп, исемнәрен бутыйсың»
Солтан Исхаков

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова балалары катнашындагы чираттагы кызыклы видеоны күрсәтте.

Видеода күренгәнчә, нәни Каюм шкафны бушатып уйнап йөри, ә артына «Каюм» дип язылган кәгазь ябыштырылып куелган. 

«Кемнең эше бу?» – дип сорый җырчы. Ә кызы Ләйлә куркып тормый, «мин» дип җавап бирә.

«Ник, синең балаларың күп бит. Кайвакыт Каюмга да Ләйлә дип дәшәсең. Борылгач кына аңлыйсың, дүртенче балаң Каюм икәнен. Ләйлә бит гомумән малай була алмый, кыз ул», – дип җавап бирә тапкыр Ләйлә.

Җырчының сәхифәсен карап баручылар Фәрит Таишев белән Ландыш Нигъмәтҗанова балаларының матур итеп татарча сөйләшүенә, Ләйләнең тапкырлыгына соклануларын белдереп комментарийлар калдырган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100