news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лагерьдә ял иткәндә гөмбә ашаган биш үсмер кызның гомере өчен табиблар көрәшә

news_top
Лагерьдә ял иткәндә гөмбә ашаган биш үсмер кызның гомере өчен табиблар көрәшә
Фото: © "Татар-информ"

Ленинград өлкәсендә үсмер кызлар урманда гөмбә ашап агуланган. Хәзер аларның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә. Бу турыда Лайф хәбәр итте.

5 кыз лагерьдә ял иткәндә агулана. Вакыйга Сомино авылында була. Аларга 14-17 яшь.

Кызлар авыр хәлдә, реанимациядә ята.

Төбәк буенча Тикшерү комитеты әлеге фактны раслаган. Якынча белешмә буенча, үсмерләр чи гөмбәне лагерь территориясендә урманда йөргәндә табып ашаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар