Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лагерьда кое чистартканда, абыйлы-энеле үсмерләр һәлак булган

news_top_970_100
Лагерьда кое чистартканда, абыйлы-энеле үсмерләр һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Бер ай элек, Чиләбе өлкәсендә «Чайка» балалар лагеренда кое чистартканда, абыйлы-энеле 19 һәм 17 яшьлек ике егет һәлак була. Аларның әниләре Гуля коткаручылар килгәнен, улларын коедан алганнарын биредә көтеп тора. Бу турыда ул «Комсомольская правда» хәбәрчесенә сөйләгән.

Гуля балалар лагеренда ашханәдә эшли. Уртанчы улы Алексейны бирегә эшкә урнаштыра. Егет ярдәмче эшләр башкара. Август башына бирегә 17 яшьлек энесе дә килә. Ул түләүсез эшли.

Бер көнне Алексей янына лагерь директоры Светлана килә һәм коены чистартырга сорый. Моның өчен ул үсмерләрнең һәрберсенә бишәр мең түләргә тәкъдим итә. Егетләр, акча эшләргә теләп, әниләре белән киңәшә.

«Ул килеп: «Светлана кое чистартырга сорый», – диде. «Булдыра алырсыңмы», – дидем. Ул чакта коеның 10 метр тирәнлектә икәнен белми идем әле. Аннары мин бу кое турында оныттым да инде», – ди әни кеше.

Лагерь директоры исә Гуляның сүзләрен кире кага. Ул «егетләрнең кое чистартырга җыенуын белмәдем» ди. Аны фаҗигагә кадәр берничә көн алдан эштән азат иткәннәр.

20 августта Алексей, Егор һәм аларның танышы лагерьга килә. Коега беренче булып Алексей төшә дә аңын югалта. Аны коткарырга дип, энесе дә коега төшә. Алар икесе дә һәлак була.

Абыйлы-энеле үсмерләрне 10 метрлы коедан чыгару өчен коткаручылар чакыралар, тик алар булдыра алмый. Аннары водолазлар килә һәм мәетләрне алып менә.

«Балаларымны чыгарганчы 3 сәг чамасы узды. Мин аларның эшләгәнен күреп тордым», – дип елый Гуля.

Гуля сүзләренчә, фаҗига булган көнне аннан полиция хезмәткәрләре дә, тикшерүчеләр дә берни дә сорашмаган, коткаручылар янына гына бара алган. Гуля балаларын ни өчен озак чыгармауларын аңламавын әйтә.

«КП-Челябинск» чыганагы белешмәсе буенча, хокук саклаучылар «бу хатын урында булмады» ди. Аннан шуңа күрә сорау алмаганнар.

Аннары гына ул тикшерүчеләр белән очрашкан. «Миннән сорау алдылар. Имеш, мин үзем, Алексей имза куйган хезмәт килешүен күрсәттеләр. Ул инструктаж узган, диделәр», – ди Гуля.

Аның сүзләренчә, лагерь директоры «балаларны әниләре кое чистартырга җибәрде» дип сөйли. Тик «кое ашханә янында» дип әйтә, ә егетләр директор йорты янындагы коеда һәлак булган, ди Гуля.

Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100