Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Менә сиңа лагерь: 7 сыйныф укучысы 6 класс баласы белән «йоклаган», вожатыйлар качкан

news_top_970_100

Краснодар краенда «Спутник» дигән балалар лагерына эшләргә дип килгән вожатыйлар килүгә үк борылып кайтып киткән. «Телеграм»дагы «Ваза» каналы шул турыда хәбәр итеп, фотолар куйган.

Кабардинка авылындагы сәламәтләндерү лагерена вожатыйлар җәйге сменага балалар белән бергә килгән. Корпусларга урнаша башлаганда ук, алар көтелмәгән хәлләр юлыга: ризык чүпрәк юа торган кәстрүлләрдә пешерелгәне ачыкланган, ватык шкафлар, пружиналары чыккан матраслар, кайнар су булмау һәм башка бик күп нәрсәләр.

Шуннан соң «булачак тәрбиячеләр» лагерьга инде 221 бала җыелганын белеп алган. Ә балаларның күбесе имин булмаган гаиләләрдән булуы, кайберләренең хәтта ПДНда (Эчке эшләр министрлыгының Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсендә) исәптә торуы ачыклана. Моннан тыш, лагерьда аутизм белән авыручы бала да була, ә алар белән эшләргә махсус белемнәр кирәк.

Балигъ булмаганнар арасындагы җенси мөнәсәбәтләр хәлне тагын да катлауландыра: 7нче сыйныф укучысы 6нчы сыйныф укучысы белән җенси мөнәсәбәткә кергәне ачыклана. Полиция хезмәткәрләре инде бу хәлне тикшерә башлаган.

Вожатыйларны мондый сынаулар көтәчәген берәү дә кисәтмәгән, шуңа күрә алар лагерьда эшләүдән баш тарткан. Документларын кире алап, өйләренә кайтып киткәннәр. Хәзер лагерь администрациясе ашыгыч рәвештә аларга алмаш эзли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100