news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лаешта коточкыч авария: өч машина бәрелешкән, ике кеше үлгән

news_top
Лаешта коточкыч авария: өч машина бәрелешкән, ике кеше үлгән
Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе, https://tatarstan24.tv

Кичә Лаеш районында 3 машина бәрелешкән, 2 кеше һәлак булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, «Hyundai» белән идарә итүче хатын-кыз каршы як полосага чыга, биредә ул «Toyota» һәм «Audi» машиналарына бәрелә.

«Hyundai» йөртүчесе дә, пассажиры да урында ук үлгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар