news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лаешта басудан тәгәрәп барган машинада өч бала булган, берсе очып чыккан

news_top

Кичә Столбище – Атабай автоюлында коточкыч авария булган. Салонында өч бала булган Ford Kuga автомобиле кюветка төшеп, басу буйлап 90 метр чамасы тәгәрәп барган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, машинада 4, 7 һәм 9 яшьлек өч бала булган. Аларның берсе дә иминлек каешы белән эләктерелмәгән, автомобильдә балалар креслосы да булмаган.

Иң кечесе – ноябрьдә 5 яшь туларга тиеш малай – алгы пассажир утыргычында булган. Авария вакытында ул машина салоныннан очып чыккан.

Машина белән идарә иткән әтиләре һәм 2 бала хастаханәгә озатылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар