Лаеш районында автоһаләкәттә корбан бар
Һәлакәт Казан-Оренбург юлының 61 нче километрында Именькова авылы янында булган, дип хәбәр итә “Татарстан 24" телеканалы.
Шаһитләр төшергән видеодан күренгәнчә, "Chevrolet" машинасы юл читендә ята. Авыр тән җәрәхәтләре алган машина йөртүче урында ук һәлак булган. Авариянең ничек килеп чыгуы турында әлегә төгәл мәгълүматлар юк, сәбәбен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.