Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лаеш районы Пәрәү авылында 33 яшьлек ир хәбәрсез югалган

Югалган көнне аның өстендә көндәлек кигән киемнәре була. Телефоны, документлары, акчалары - барысы да өйдә калган.

news_top_970_100
Лаеш районы Пәрәү авылында 33 яшьлек ир хәбәрсез югалган

Лаеш районы Пәрәү авылында яшәүче 33 яшьлек Илназ Шаһитов 27 апрель көнне көндез сәгать берләр тирәсендә өеннән чыгып китә. Аның кая киткәнен берәү дә белми, егет шуннан бирле өенә кайтмаган. «Энем Илназ ябык кына гәүдәле, буе 165 см, чәчләре кара, чал төшә башлаган. Югалган көнне башында кара шапка, өстендә спецовка шикелле юл төзүчеләрнекенә охшаган куртка, спорт трикосы һәм галош була. Ишегалдында йөри торган гади киемнәрдән иде энем. Телефоны розеткада калган, документлары, акчасы, машина йөртү таныклыгы — барысы да үз урынында.

Безнең күршеләр тирәсендә камералар да бар. Карадык, ул якка китмәгән, кая киткәнен берәү дә белми, бернинди эз дә юк», — дип сөйли апасы Алсу Хөсәенова.

Бу Илназның үз-үзеңне изоляцияләүдә утырган вакыты була. Ул Казанда йөк машинасын йөртүче булып эшли. Көн саен шәһәрдән авылга кайтып йөргән. Өйләнмәгән, әти-әнисе белән бергә торган. Апасы сүзләренә караганда, очрашып йөргән кызы да булмаган.

«Өч көннән соң әни, полициягә барып, кайтмады дип гариза язды. Розыскка бирделәр, «Перехват»тан күрсәттеләр. Әлегә кадәр бернинди дә мәгълүматыбыз да юк, шалтыратмыйлар да. Авыл тирәсеннән бер атна эзләдек: бөтен җирне айкап чыктык. Бер ай булгач полиция яңадан килеп тагын эзләделәр. Юк.

Бар да гадәти иде, бернинди сәер әйбер дә сизмәдек. Телефонын баштан аяк актарып бетерделәр, бөтен кешегә шалтыратып чыктылар, тотынырлык берни табылмады. Эшләгән җиренә дә шалтыратып торабыз. Бурычлары юк аның, кредит инде ул хәзер бөтен кешедә дә бар.

Үзебез нәрсә уйларга да белмибез. Юаш малай ул. Эчкәли иде, дөрес. Бер атна ун көн эчкәләп ала, ул вакытта өйдә була иде. Эшкә килми калган чаклары булмагандыр. Хуҗалары белән дус иде. Гаиләдә дә тыныч, ызгыш-талашлар юк. Әбигә дә бардык, исән, кайта диделәр, ләкин бит бер айдан артык вакыт узды», — ди Илназның апасы. 

Мәгълүматы булган кешеләрнең 89600427523 номерына (апасына) яки полициягә хәбәр итүен сорыйбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100