news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лаеш юлында җиңел машина фурага бәрелгән мизгел видеога эләккән, йөртүче үлә, бала имгәнә

news_top
Лаеш юлында җиңел машина фурага бәрелгән мизгел видеога эләккән, йөртүче үлә, бала имгәнә
Фото: https://tatarstan24.tv

Лаеш районында җиңел автомобиль каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына бәрелә. Авария мизгеле видеога эләккән.

Автомобиль видеорегистраторы кадрлары Дәүләт автоинспексциясе телеграм-каналында чыкты.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, фаҗига Сокуры авылы янында була. Җиңел машина «Volvo» автомобиленә бәрелә.

Җиңел машина йөртүчесе урында ук үлә, аның пассажиры – 3 яшьлек бала имгәнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар