news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лаештагы күлдә сапбордта йөзгән ир-ат батып үлгән, хатын-кызны коткарганнар

news_top

Татарстанның Лаеш районы Комлы Кавал авылындагы Кавал күлендә ир-ат белән хатын-кыз сапбордта йөзгәндә фаҗига булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Бер мизгелдә аларның икесе дә тактадан суга егылып төшкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, 36 яшьлек хатын-кызны очраклы күреп алучылар коткарган – аны яр буеннан 100 метр ераклыктан алып чыкканнар. Табиблар ярдәменнән ул баш тарткан.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

36 яшьлек ир-ат батып үлгән. Аның мәетен водолазлар 8 метр тирәнлектән табып чыгарганнар. Әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар