Лаеш районында вазгыять: халык саны арткан, хезмәт хакы төшкән
Районда бүген нинди проблемалар бар һәм аларны ничек чишәргә мөмкин? Районның хисап сессиясеннән репортаж.

Татарстанның Лаеш районы сәнәгать, төзелеш һәм демография буенча тиз үсә. Ләкин бу үсеш социаль һәм юл инфраструктурасына тискәре йогынты ясый, чөнки алар андый тизлеккә иярә алмый. Бүген районның хисап сессиясендә күтәрелгән проблемаларның берсе бу.
Сессия алдыннан Лаеш районының Габишево авылында тантаналы төстә спорт комплексы һәм күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды. Чарада катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сүзен шаяртудан башлады. «Тәнкыйть сүзләре белән башларга телим – быел шундый җылы кыш, ә район башлыгы минус 17 градус булган көнне сайлап алган», – диде ул, район халкын яңа корылмалар ачылуы белән котлап.
Камалтынов билгеләп үткәнчә, икътисади һәм сәяси авырлыкларга карамастан, Татарстанда тормыш сыйфатын арттыра торган программалар тормышка ашырыла. «Әлбәттә, мондый яхшы шартларда өлкәннәрнең дә, балаларның да хәзер спорт белән шөгыльләнү һәм мәдәният белән кызыксыну мөмкинлеге арта», – диде ул.
Район башлыгы Илдус Зарипов исә яңа биналарның иң заманча технологияләр буенча төзелгәнлеген һәм соңгы техника белән җиһазландырылганлыгын әйтте. Проектларга гомуми инвестицияләр 400 млн сумнан арткан: 113,5 млн сум спорт комплексына, ә 241 млн сум мәдәни үзәккә бүленгән.

Фото: © Салават Камалетдинов
«Аларның батырлыгы безне чыдам булырга өйрәтә, ә Ватанга мәхәббәт яшьләр өчен үрнәк булып тора»
Шулай ук, сессия башланганчы, районның алты ветеранына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медальләре тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында тыл хезмәткәрләре дә бар: Михаил Архиреев, Рауза Мөхетдинова, Зоя Понамарёва, Екатерина Сверчкова, Екатерина Фадеева. Блокададагы Ленинградтан Валентина Дуреева да бүләк алды.
«Бурычыбыз — бу кешеләрнең тарихын саклау. Аларның батырлыгы безне чыдам булырга өйрәтә, ә Ватанга мәхәббәт яшьләр өчен үрнәк булып тора. Шунысы мөһим: балалар белеп торсын — тыныч күк йөзе аларның гаять зур көче белән яуланган. 11,3 мең якташыбыз сугыш кырында һәлак булды, ә меңләгән хатын-кыз, балалар һәм картлар тылда көчләрен кызганмый эшләде», — дип билгеләп үтте Илдус Зарипов.
Ул 2025 елның Россия һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгәнен искә төшерде. «Бүген хәрбиләребез махсус хәрби операция зонасында, үзләренең бабалары кебек үк, көчнең бердәмлектә һәм бурычка тугрылыкта икәнлеген исбатлыйлар», – дип билгеләде район башлыгы.
Бүгенге көндә Лаеш районында 107 тыл хезмәткәре яши, алар арасында ике концлагерь тоткыны һәм ике Ленинград блокадасын кичергән кеше бар.
Хезмәт хаклары 7%ка, ә төяп озатылган продукция күләме – 27% ка арткан
Районның төп икътисадый күрсәткечләре түбәндәгечә:
- Татарстанның Лаеш районында узган ел ахырына уртача хезмәт хакы аена 84,5 мең сум тәшкил иткән, үткән ел белән чагыштырганда 7% ка күбрәк
- Ел йомгаклары буенча тулай территориаль продукт 63 млрд сум тәшкил иткән – 2023 елга карата үсеш 1% ка
- Төяп җибәрелгән продукция күләме 27% ка арткан – 72,1 млрд сумга кадәр
- Төп капиталга инвестицияләр әлегә ахырына кадәр исәпләнмәгән, әмма 2024 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча гына да тулы 2023 ел күрсәткечләреннән артып киткән

Фото: © Салават Камалетдинов
Халык саны 6 ел эчендә 30 мең кешегә арткан
Зарипов торак төзелешенә һәм район халкының үсүенә аерым тукталды. Аның сүзләренчә, Казанга якынлык бу ике факторга да уңай йогынты ясый. Әйтик, районда ел саен 300 мең квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырыла, ә 2024 ел ахырына халык саны 75 мең кеше тәшкил иткән (чагыштыру өчен: 2019 елда ул 44,5 мең кеше булган). Шул ук вакытта халык саны арту тенденциясе дәвам итә. Халык саны арту белән бергә, Казан белән якын булу сәбәпле, маятник миграциясе (иртән шәһәргә килеп, кич шәһәрдән чыгып китүчеләр – ред.) дә үсә. 2024 ел ахырына ул 26 меңгә якын кеше тәшкил иткән – нәкъ менә шуның кадәр кеше көн саен районнан Татарстан башкаласына иртән килә һәм кичен кайтып китә.
«Балалар бакчаларына гомуми проект куәте 215 урын – 290 бала йөри» Әмма мондый көчле үсеш юл һәм социаль инфраструктура үсешенең артта калуына китерә. Район башлыгы сүзләренә караганда, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, яңа поликлиникалар, спорт-ял итү объектлары төзү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Мәсәлән, мәгариф учреждениеләренә 9 меңгә якын укучы йөри, ә еллык үсеш меңнән артык кеше тәшкил итә. Мәктәпләрдәге урыннар мәсьәләсе бүген Сокуры, Егорьево, Хәерби һәм Никольск авыл җирлекләрендә аеруча кискен тора.
«Әлеге территорияләрдә урнашкан мәктәпләрнең гомуми проект куәте 626 урын, әмма хәзерге вакытта уку дәресләренә 1,5 меңнән артык укучы йөри. Балалар бакчаларына гомуми проект куәте 215 урын, 290 бала йөри, чиратта торучылар саны – 624 бала», - дип аңлатты район башлыгы. Шул уңайдан ул Юрий Камалтыновка 1,2 мең урынлык яңа мәктәп һәм 340 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Автобуслар йөрү, тимер юл һәм су транспортын үстерү
Моннан тыш, район юлларында маятник миграциясенең югары булуы аркасында зур бөкеләр хасил була. Проблемадан чыгу юлын Зарипов яңа юллар, транспорт чишелешләре һәм җәяүлеләр өчен җир өсте кичүләре төзүдә күрә. Ул шулай ук автобус маршрутларын, тимер юл һәм су транспортын үстерергә кирәклегенә ишарәләде.
«Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең күптән көтелгән программасы кабул ителде, бу тузган челтәрләрне алыштырырга һәм яңа су белән тәэмин итү челтәрләрен төзергә мөмкинлек бирә. Шулай ук агымдагы елда районда су белән тәэмин итү системасын яхшырту максатында муниципаль программа расланды», – дип тагын бер проблеманы билгеләп үтте Зарипов.
«Кешеләрнең шундый кечкенә хезмәт хаклары алуына юл куелмый»
Татарстанның Лаеш районында 2024 ел нәтиҗәләрен бәяләп, Юрий Камалтынов, барлык кыенлыкларга да карамастан, район республиканың барлык субъектлары арасында иң яхшылар рәтендә кала, дип билгеләде.
«Республикада социаль-икътисади үсеш рейтингында 3 нче урынны биләвегезне аңлау да җитә. Сезнең өчен бу дәрәҗә гадәти, ләкин күпләр өчен гаҗәп», – дип белдерде ул. Вице-спикер билгеләп үткәнчә, район барлык үсеш күрсәткечләре буенча да диярлек уңай динамика күрсәтә һәм алдынгы урыннарны алып тора, еш кына Татарстан буенча уртача күрсәткечләрне узып китә.
Шул ук вакытта Камалтынов игътибар таләп иткән юнәлешләрне аерып күрсәтте. Ул бигрәк тә кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хаклары түбән булу проблемасын ассызыклады. Алар аена 30 мең сумнан да азрак түлиләр, диде ул. «Кешеләрнең шундый аз хезмәт хаклары алуына юл куярга ярамый. Күрсәткечләр югарырак булырга тиеш һәм бу очракта җитәкчеләр белән җитди эшләргә кирәк», – дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Ул шулай ук кече хуҗалыкларны үстерүгә дә игътибар итәргә киңәш итте. Камалтынов билгеләп үткәнчә, бу күрсәткеч буенча район бер елда 9 позициягә – республика районнары арасында 26 урынга төшкән.
«Шикаятьләр буенча сез Чаллыны узып киттегез»
«Узган ел Татарстан Рәисе администрациясенә лаешлылардан 588 мөрәҗәгать килгән. Сездән күбрәк Казан гына язды. Чаллыда 500 мең кеше яши, сездә 74 мең, әмма сез Чаллыны узып киттегез», – диде Камалтынов, мөрәҗәгатьләрнең күп өлешенең инфраструктура һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кагылуын өстәп.
Сүзен йомгаклап, ул, проблемаларга карамастан, район җитәкчелегенең проблемаларга карата күз йоммавын, ә алар турында хәбәр итеп торуын һәм хәл итү вариантларын тәкъдим итүен әйтте. «Аларны хәл итәргә тырышыгыз, тик республикага гына исәп тотарга кирәкми. Монда эшләү өчен нинди инфраструктура кирәклеген уйласыннар өчен инвесторларны җәлеп итәргә мөмкин», – дип тәмамлады ул сүзен.
Чыганак: «Татар-информ»