Бүген Татарстанның Лаеш районында Казан – Боровое Матюшино трассасында балалар хоккей командасы утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.
Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Фото: © ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының МАХ-каналы
Ford Focus автомобилен йөртүче каршы якка чыккан һәм балаларны алып баручы Ford маршрут автобусы белән бәрелешкән. «Татар-информ» га билгеле булганча, микроавтобус белән җиңел машина бер-берсенә яны белән бәрелгән, нәтиҗәдә, микроавтобус кюветка ауган.
Агентлык мәгълүматлары буенча, автобуста 8-9 яшьтәге барлыгы 12 яшүсмер булган. Берничә бала зыян күргән. «Татар-информ» га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында күптән түгел хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта ДРКБда дүрт бала ята, аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Балалар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Табиблар бәяләвенчә, зыян күрүчеләрнең тормышына куркыныч янамый, аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
Әлеге факт буенча тикшерү башланган. Вакыйга урынына Лаеш районы прокуроры Андрей Наумов та килгән. Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турындагы маддәләр буенча җинаять эше кузгаткан.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен атадылар. Ford Focus җиңел машинасының 24 яшьлек йөртүчесе руль артында йоклап киткән һәм каршы якка чыккан.