news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лаеш районында авариядә алты кеше имгәнгән - видео

news_top
Лаеш районында авариядә алты кеше имгәнгән - видео
Фото: Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясе

9 мартта Татарстанның Лаеш районында М12 трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Районның Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, Екатеринбургка таба баручы Kia Ceed автомобиле йөртүчесе имин тизлек һәм дистанция сайламаган. Ул алда бара торган «Лада Калина»га бәрелгән. «Лада» исә икенче «Калина» машинасын тарттырып алып бара торган булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алты кеше зыян күргән, үлүчеләр юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар