news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лаеш районында 8 яшьлек кыз квадроцикл астында калып һәлак булган

news_top
Лаеш районында 8 яшьлек кыз квадроцикл астында калып һәлак булган
Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Лаеш районының Сокуры авылында бүген нәни кыз квадроциклда йөргәндә һәлак булган. Йөртүчесе имгәнгән, ул хастаханәдә. Бу турыда Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Фаҗига авыл янында басуда була. 39 яшьлек ир-ат квадроциклда йөргәндә идарәсен югалта һәм әйләнеп каплана. Квадроциклда утыра торган 8 яшьлек кыз бала һәм йөртүче үзе егылып төшә, бала квадроцикл астында кала.

Имгәнгән кыз урында ук үлә, йөртүчене хастаханәгә илтәләр. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар