news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лаеш районында 5 яшьлек кызны эт талаган

news_top
Лаеш районында 5 яшьлек кызны эт талаган
https://pixabay.com/

Татарстанның Лаеш районындагы Усад авылында 5 яшьлек кыз баланы эт талаган. «Ваемсызлык» һәм «Иминлек кагыйдәләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү яки эшләр башкару» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Татарстан прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га сөйләгән.

«Тикшерүне Лаеш район прокуратурасы контрольдә тота», – дигән Галиев.

Балага сукбай эт ташлануы билгеле.

«ВТатарстане поймут» телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, биредә яшәүчеләр сукбай этләрдән даими рәвештә зарлана. 5 яшьлек кызны этләр анасы каршында талый. «Бала үзе генә булса ни буласың күз алдына китерергә куркыныч», диелә бу хәбәрдә.

Каналда урнаштырылган видеода баланың уң ягында бил турысында зур яралар булуы, кан агуы күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар