news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Лада»ның яртысы гына калган: 22 яшьлек егет төнге юлда каршы якка чыкан, ике кеше һәлак

news_top
«Лада»ның яртысы гына калган: 22 яшьлек егет төнге юлда каршы якка чыкан, ике кеше һәлак
Фото: 24.мвд.рф

26 августта Красноярск өлкәсенең Уяр районында юл һәлакәтендә 2 кеше үлә. Красноярск крае буенча Эчке эшләр министрлыгы шул хакта хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, Р-255 «Себер» трассасында төнлә «Лада» машинасы Канск ягыннан Красноярскига таба бара. Аннары ул каршы як полосага чыга һәм каршыга килә торган «Субару» машинасына бәрелә.

Авария урынында «Лада» белән идарә итүче 22 яшьлек егет, «Субару» салонындагы 41 яшьлек пассажир хатын-кыз үлә. «Субару» йөртүчесе һәм тагын 1 пассажиры имгәнә, аларны хастаханәгә илткәннәр.

«Комсомольская правда» әлеге авария турында, «Лада»ның яртысы гына калган, дип яза. Сайт белешмәсе буенча, машиналары кара-каршы бәрелешкән.

Авария урынындагы фотолардан күренгәнчә, «Лада»дан тимер-томыр өеме генә калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар