news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Лада" йөк машинасына бәрелгән коточкыч мизгел видеога эләккән

Йөртүче машинасына нидер булганны соңгы минутларда гына абайлап алган дип фаразлана.

news_top
"Лада" йөк машинасына бәрелгән коточкыч мизгел видеога эләккән
"Лада" автомобилен йөртүче идарәне югалтып, каршыга килүче йөк машинасына бәрелгән. Әлеге коточкыч мизгел төшкән видеоны "Вести" каналы күрсәтте.

Видео Мария Завалина исемле кулланучыдан алынган:


21 июльдә иртәнге тугызлар тирәсендә Удмуртиядә Глазов районында "Лада" автомобиле һәм йөк машинасы бәрелешү турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте дә хәбәр иткән.

Бу йөртүче машинасына нидер булганны соңгы минутларда гына абайлап алган дип фаразлана. Ул үз полосасына күчәргә тырышып караган. Ләкин бу гамәлне эшләргә өлгермичә, йөк машинасына килеп бәрелгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, "Лада" салонындагы ике кеше һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар