news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Лада Ларгус» белән авариядә ике кыз һәлак булган

news_top

Башкортстанда «Лада Ларгус» белән авариядә 2 кыз һәлак булган. Бу турыда «Зианчуринские новости» хәбәр итте.

Фаҗига Чишмә районында була. Биредә «Лада Ларгус» һәм «Mitsubishi» бәрелешә.

Якынча белешмә буенча, «Лада Ларгус» белән идарә итүче 40 яшьлек ир-ат узарга чыга, бу вакытта «Mitsubishi» пикабы сулга борылырга җыена.

Машиналар бәрелешкәч, «Лада Ларгус» әйләнеп каплана, салондагы 2 кыз урында ук үлә. Йөртүче һәм тагын 2 пассажир имгәнә. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар