«Лада» командасының татар хоккейчылары: «Сезон вакытында татар теле онытыла»

23 февраль көнне Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Тольяттиның «Лада»сына каршы уйнады. «Лада» составында 2 татар егете бар, «Интертат» хәбәрчесе матчтан соң алар белән аралашып алды.
- Тиздән хоккей командалары өчен плей-офф этабы башлана, анда Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш һәм Көнбатыш конференцияләреннән сигезәр команда чыга. «Ак Барс» инде даими чемпионатта җыелган очколары исәбе буенча плей-оффка үтте, ә «Лада» унынчы урында бара, аларның плей-оффка үтү шанслары бик кечкенә.
Рафаэль Бикмуллин тумышы белән Түбән Камадан, ул 2017-2024 елларда «Нефтехимик» командасында уйнады.
Хәзерге вакытта сезнең өчен нәрсә мотивация булып тора?
Без ахырга кадәр көрәшәчәкбез, кулларны төшермибез, командада битарафлар юк. Җиңү өчен мөмкин булганча барысын дә эшләячәкбез.
Сез күп еллар Түбән Каманың «Нефтехимик» командасында уйнадыгыз, хәзер Татарстанга еш кайтасызмы?
Мөмкинлек булуга, шунда ук өйгә кайтам, монда Казанга да еш киләм.
«Нефтехимик» һәм «Лада» командалары нәрсә белән аерыла?
Хоккейчы һөнәре шундый: бүген син монда, иртәгә – тегендә, чагыштырасым килми. Миңа бары тик үз эшемне башкарырга кала.
Хәзер ике команда да плей-оффка үтәр өчен көрәшә, «Нефтехимик» уенын күзәтеп барасызмы?
Әлбәттә, карыйм, минем анда дусларым уйный, алар өчен сөенәм, аларның барысы да яхшы булсын.
Марсель Ибраһимовта Татарстанга еш кайтуын әйтте. Ул Саба якларына кайта.
Җәй көне мин һәрвакыт әби-бабай янына кунакка кайтам. Сезон вакытында татар теле онытыла, ә дуслар, якыннар белән искә төшә.
Димәк, татарча күбрәк әби, бабай белән сөйләшәсез?
Әйе, дуслар белән дә, ләкин сөйләшергә хәзер авырлаша, күбрәк язышам.
Марсель Ибраһимов белән сүзләрне тәрҗемә итеп кечкенә генә блиц ясап алдык. Ул русчадан татарчага әби, бабай, йөгерәм, сикерәм, хоккей уйныйм сүзләрен тәрҗемә итте.