Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Лада Калина» автомобиле йөк машинасы белән бәрелешкәч, өч балалы гаилә һәлак булган

Йөк машинасы астында калган җиңел машинада биш кеше берьюлы үлгән.

news_top_970_100
«Лада Калина» автомобиле йөк машинасы белән бәрелешкәч, өч балалы гаилә һәлак булган
24.мвд.рф

Красноярск өлкәсендә Р-255 «Себер» трассасында Уяр шәһәре янында коточкыч авария була. «Лада Калина» автомобиле йөк машинасына бәрелә һәм биш кеше һәлак була. Алар барысы да туганнар була. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

«Лада Калина» каршы як полосага чыга һәм аны йөк машинасы изеп диярлек бетерә. Ике олы кеше һәм өч бала урында ук үлә.

«30 ноябрьдә иртәнге 8 тирәсендә Р-255 «Себер» федераль трассасының 935нче километрында Уяр районында «Лада Калина» җиңел автомобиле каршы як полосага чыга һәм каршы якка килә торган йөк машинасына бәрелә», — дип сөйләгәннәр Красноярск буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Урында автоинспекторлар эшли. Алар авариянең сәбәпләрен ачыклый. Бу урында ни сәбәпле аварияләр еш булуын билгеләргә тырышалар. Җинаять эше ачылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре трассасын япкан. Әлегә биредә машиналар йөрми, бу урынны Уяр — Заозерный — Бородино юлы буйлап әйләнеп узарга кирәк. Бу турыда Красноярск буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100