news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Лада Гранта» бәясенә нинди «Мерседес» алып була?

news_top

Россиядә «Lada Granta» бәясенә 3 ишекле «Mercedes-Benz CLC» сатып алырга мөмкин. Бу хакта «За рулем» журналы автоэксперты Александр Виноградов хәбәр итә.

«800 мең сумга 2008-2009 елларда чыгарылган 3 ишекле «Mercedes-Benz CLC» табарга мөмкин. Асылда, бу – «W203» кузовында 3 ишекле, тик аның тышкы кыяфәте С-классның киләсе буынын хәтерләтә (W204)», – дигән эксперт.

Тотылган машиналарның күпчелеге механик компрессор белән җиһазландырылган, 1.8 л. моторлы. Автомобильне тикшергәндә, май фильтрын һәм җылылык алмаштыргыч корпусын тикшерергә кирәк. Еш кына анда май ага башлый.

Базардагы барлык автомобильләр диярлек 5 баскычлы автоматик тапшыру коробкасы белән җиһазландырылган. Агрегат бик ышанычлы санала, дигән эксперт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар