Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләбиб Леронга ашыгыч операция ясаганнар

news_top_970_100
Ләбиб Леронга ашыгыч операция ясаганнар
Рамил Гали

Ләбиб Леронны Ульяновскида алып калганнар. Аңа ашыгыч рәвештә операция ясарга туры килгән. Бу турыда журналист Рәшит Минһаҗ хәбәр итте.

«Татар конгрессы, имамнар, журналистлар катнашында делегация оештырып, казанлыларны Иске Кулаткыга юллаган иде. Юлда барганда «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, эчем авыртып тора, сукыр эчәге түгел микән, дип зарланды. Шикләнүе дөрес булып чыкты. Ульянга җитүгә, хастаханәгә кердек. Тизрәк операция ясарга кирәк, дип Ләбибне алып калдылар. Операция уңышлы узсын, каләмдәшебез тизрәк аякка бассын, дип теләп торыйк», – дип хәбәр итте Рәшит Минһаҗ.

Иртәгә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында традицион «Эдуард Ганиев укулары» үткәрелә. Укулар элек «Иске Кулаткы укулары» дип аталса, ике ел элек әлеге чараны уздыруга зур өлеш кертүче иганәче, Саратовтагы «Гексар» заводы директоры, Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев вафат булгач, аның исеме белән атап йөртелә башлады, дип аңлата Рәшит Минһаҗ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100