Ләбиб Лерон «Татар сүзе» бәйгесен тәнкыйтьли: «Нигә язучы-шагыйрьләрнең исеме яңгырамый?»
Язучы, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты «Татар сүзе» бәйгесе уңаеннан фикерләре белән уртаклаша.
Беренчедән, мин «Татар сүзе» бәйгесе үтәчәген белми дә калдым. Бәйге узганнан соң социаль челтәрләрдә, «Интертат»та күреп белдем. Мин аның булырга тиеш икәнен беләм, кемнәр оештырганын да. Ләкин аны филармония уздырганда, баш мөхәррирләр хәбәрдар булды, аларга чакыру билетлары җибәрә торганнар иде. Мин, чакыру билеты җибәрегез, дип әйтмим, белмәү – минем гаебемдер, анысы сүз дә юк. Мәгълүмат килеп җитмәве, бәлки, минем дә гаептер, әмма тиешле рәвештә аның турында хәбәр дә ителмәде, ахры.
«Татар сүзе» булгач, әлбәттә, ул конкурсның нигезендә шагыйрьләр, язучылар тора торадыр, чөнки бәйгедә аларның әсәрләре яңгырый. Аларның әсәрләрен укып, кемнәрдер – лауреат, кемнәрдер җиңүче була. Менә шул җиңүчеләрнең исемлеге чыкты. Мин карыйм «Шаян ТВ» сайтыннан, «Интертат»та Айдарова мәкаләсен. Кайсы язучының нинди әсәре укылганын беләсем килә. I, II урынны алучының кемнең әсәрен укып җиңгәнен беләсем килә. Минем каләмдәшләремнең кайсыларының шигырьләре урын алды икән? Бу – үзем өчен дә кызык. Ә берҗирдә бернинди мәгълүмат та юк! Әйткәнемчә, барып карый алмадык. Ә минем кебек күрмәгән кешеләр – миллион татар! Барып карый алмаган читтәгеләр дә бар, алар да кызыксына торгандыр, нинди әсәр өчен урын алдылар икән, дип. Мин аңлыйм: Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах үз әсәрләрен укып урын алганнардыр, берсе – I, икенчесе – II урын булса кирәк. Ә инде менә калганнар кемнәрнең әсәрләрен укыган? Балалар, күренекле артистлар нинди әсәр укыган? Тукай ае якынлашты, Тукай аена кердек. Бәлки, Тукайның әсәре I урынны алгандыр. Ул урыннарны кемнәргә, нинди критерийларга карап бирәләр?
Бездә гомергә язучы, шагыйрь икенче планда булды. Беренче урынга һаман да артистлар алга чыкты. Бу – күптәннән шулай килә. Очрашуларга язучы бушка йөрергә тиеш, дигән әйбер булды – бу СССР заманыннан бирле шулай. Язучы бара икән, ул инде милләт мәнфәгатен кайгыртырга бара. Безгә аның акчасы да кирәкми, ләкин аның кыенлыклары да килеп чыга. Чыгышлар ясап йөрибез – атналарга чыгып китәбез. Ә бит без өйдә калган булсак, гаиләгә ярдәм иткән булыр идек шул арада, яисә нинди дә була әсәр язар идек. Юк, безнең күпмедер вакытыбыз халык мәнфәгатен кайгыртып, юлда, сәфәрләрдә уза. Ә безнең кебек үк сәфәргә сәхнә кешеләре чыкса, алар финанс кереме белән кайталар. Һәм гаиләләренә нинди дә булса күчтәнәч булса да алып кайталар, дип уйлыйбыз инде. Гомер-гомергә шулай булды.
Каядыр кичәләрдә сценарийлар эшләгән кеше буларак та мин моны тоям. Әгәр берәр шагыйрь кичәдә шигырь укый дип, гонорар итеп сметага кертмәкче булам икән, миңа каршы чыгалар иде Мәдәният министрлыгындагы түрәләр. «Сез нәрсә аларга түлисез, алар бушка сөйләргә тиеш», – дип. Минәйтәм, нишләп шул ук сәхнәдә артист чыгыш ясый – аңа түлибез, ә шагыйрьгә түләмибез? Кеше бит өеннән чыгып китте, мин аны, сценарист буларак, чакырып китердем, ул, бәлки, каядыр барырга тиеш булгандыр, нәрсәдер язарга теләге булгандыр. Ләкин мине, кичәнең авторын хөрмәт итеп, өеннән килеп чыгышын ясап кайтып китте. Әгәр дә ул 700-800 тәңкә (ул вакытта инде) алса, шул акчага күпмедер күчтәнәч алып, балаларын сөендерә икән, яхшы хәл бит. «Юк, язучылар акча алырга тиеш түгел!» Язучылар арткы планда кебек, икенче планда.
Һәм менә шушы бәйгедә дә шул ук хәл: артистлар – беренче планда, алар бүләк тә ала, ә язучы-шагыйрьнең хәтта исеме дә телгә алынмый.
Монда да шул ук хәл. «Татар сүзе» бара – язучы икенче планда. Язучының исеме, бәлки, сәхнәдән яңгырагандыр, ләкин бит ул эфирга чыгарга тиеш. Эфирга да, исемлеккә дә. Әйтәм бит, сайтларга кереп карыйм, бер җирдә бер сүз юк.
Шуңа азрак «тузгып» йөргән мәлем. «Татар сүзе» – ул шагыйрьләр сүзе, язучылар сүзе, аны онытмаска иде, дигән теләк белән, сезнең Ләбиб Лерон.
PS. Бүген әле генә телевизордан кайбер өлешләрне күрсәткәннәр икән – өзек-өзек... Анда экранда авторлары күренеп алган... Ул барыбер өтек-сөтек кенә мәгълүмат инде: әле аны да кем карап өлгерә, кем – юк...