Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләбиб Лерон мәрхүмә журналист Зимфира Гыйльметдинова белән соңгы сөйләшүе турында

news_top_970_100
Ләбиб Лерон мәрхүмә журналист Зимфира Гыйльметдинова белән соңгы сөйләшүе турында
Рамил Гали

Язучы, шагыйрь, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон моннан 1 ел чамасы элек арабыздан киткән журналист Зимфира Гыйльметдинованы социаль челтәрдәге сәхифәсендә искә алган. Исегездә булса, Зимфира ханым, ковид чире котырганда, былтыр декабрьдә хастаханәдә вафат булган иде.

– Бүген 13 март – журналист Зимфира Гыйльметдинованың туган көне! Онытмыйк шәхесләребезне, догада булыйк!

Зимфира «Безнең мирас» журналының даими авторларының берсе иде. Ул филармония тарихына, җырчыларыбызга нисбәтле сәхифә алып барды. Соңгы көннәренәчә телефон аша элемтәдә булдык. «Тизрәк чыгып кит, Хәлим абый Җәләй белән Айдар абый Хафизовлар «терелдек, бүген-иртәгә чыгабыз» дип торганда кинәт нидер (?) булып, үлделәр дә киттеләр», – дидем. «Барысы да яхшы булыр», – диде һәм... шул арада вафаты турында хәбәре килеп иреште...

Зимфира исән чагында сөйләгән бер хатирә. «Сәхнә» журналында ул Туфан Миңнуллин белән бергә эшләде. Туфан абый үлгәннән соң, ул аның турында хатирәләр белән уртаклашкан иде. Зимфира чәй эчеп утырганда сөйләгән тарихны Туфан абый хикәягә салган булган.

Зимфира хатирәсе: «Мин үземнең авыл хикмәтләрен сөйләгәч, Туфан абый «Бику» дигән хикәя язды. Авылда Бикмулла исемле кеше булган, кыскартып, үзен «Бику» дип йөргән. Ул яза белмәгән, сугышка киткәч, хатыны Зәйнәпкә хат язган. Кәгазьне тутырып, күп тапкыр «Бику» дип язып чыккан, башка сүзне яза белмәгән. Хатыны ул хатны арыш урган җиргә алып килгән. Колхоз бригадиры булган әби укып биргән. Хатыны җылы сүз көткәндер инде, әби укыгач: «И чукынчык!» – дигән дә елап җибәргән. Бикмулла исә сугышта исәнлеген белдергән. Туфан абый аны хикәя итеп язды. Ул аны пьесага кадәр үстереп өлгермәде, кызганыч...»

Ни кызганыч, телгә һәм җырга оста Зимфира инде үзе дә исән түгел... – дигән Ләбиб Лерон.

Үлгәннәрнең урыннары оҗмахта булсын, тыныч йокласыннар. Амин.

Фото: Ләбиб Леронның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100