Ләбиб Лерон: «Кимчелекләрне дә, уңышсызлыкларны да Аллаһы Тәгалә белән бәйлим»
«Татар журналисты» сәхифәсендә Татарстан журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы герой – язучы, журналист, «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.
«Яратып эшләгәч, бөтенесенә дә өлгерәсең, төнлә булса да эшлисең!»
Ләбиб абый, Сез бүгенге вакытта «Мәдәни җомга» газетасының да, «Безнең мирас» журналының да эшчәнлеген җитәклисез. Беренчесе – көн кадагындагы оператив мәдәни тормыш, икенчесе – тарих һәм мирас. Ике басманы да эчтәлекле, бай итеп алып барырга кирәк. Икесен дә алып барырга вакытыгыз каламы? Әле бит үзегез дә төрле-төрле төбәкләргә барып, йөреп торасыз...
Чынлап та, журналистлар хәзер бармак белән генә санарлык калды. Бу, бәлки, яшәешнең, вазгыятьнең бер юлыдыр, кешеләргә эшләргә, яшәргә кирәк, ә аларның күбесе гаиләле. Шуңа күрә безнең редакциядә журналистлар бик аз. Элек бик күп булган. Кайберәүләр, тәнкыйтьләп: «Элек газеталар, журналлар шулай-шулай чыга иде», – дип, 20-50 ел элек чыккан матбугат белән чагыштыралар. Ул вакытта редакциядә 30-40 кеше эшләгән. Ә хәзер барыбыз бергә 14 кеше эшли.
Бик аз булсак та, 1 кеше 3 кешелек эш алып бара, үземә дә шулай эшләргә туры килә. Эшләгән кешегә түләү дигән әйбер дә юк, булдыра алган кадәр хезмәт хакына эшлиләр. Без, беренче чиратта, авторларыбызга, үзебезнең хезмәткәрләргә таянабыз. «Мәдәни җомга» газетасы редакциясен дә җитәкли башлагач, баштагы мәлдә берьюлы 2 басманы алып баруы кыен булды. Кимендә ярты ел, 7-8 ай урындыктан тормадым – компьютер яныннан китмәдем дисәң дә була, чөнки калган эш күп – битләрне тутырырга кирәк.
Вахит Имамов «Мәдәни җомга» газетасында баш мөхәррир булып эшләгән вакытта да көне-төне «сөрә» иде, аңа да шулай эшләргә туры килде. Аллаһка шөкер, коллективыбыз тәҗрибәле кешеләр белән тулыланды – җаваплы мөхәррир Лилия Гаделшина һәм дизайнер Светлана Щеглованы билгеләп үтәсем килә. Шулай ук газетабызда күптәннән эшләүче, тәҗрибәле дә, белемле дә Алсу Зәйдуллинаның ярдәме зур. Хәзер инде тынычлап 1-2 көнгә читкә китә алам.
Читкә китә алам дигәндә дә, газетаның, журналның беренче бите, сәхифәләре – минем өстә. Газетада миңа кагылышлылары – 5-6 бит. Кайчак бер санда 11 бит тә булырга мөмкин. Газетаны басмага тапшырганчы һәм сәфәргә кузгалганчы материалларны биреп калдырырга тырышам. Ул атна саен чыга, 1 атна күз ачып йомганчы үтә дә китә, ул өстән төшми. Юмор битләрен дә алып барырга кирәк.
Ләбиб Лерон: «Аллаһка шөкер, коллективыбыз тәҗрибәле кешеләр белән тулыланды»
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Ә инде журналга килсәк, аның да үз кануннары. Безнең тәҗрибәле егетебез Ленар Гобәйдуллин, яшь егетебез Ихтыяр Кыямов бар. Хәзер инде аларга таянырга була, алар үз эшләрен әйбәт белә. Айлык материалларны планлаштырганда шул-шул әйберләрне эшлибез, яңа материаллар булса минем белән киңәшләшәсе була, дип аңлатам. «Безнең мирас» журналында да сәхифәләр алып барам.
Беренче чиратта вакытымны газетага сарыф итәм, ләкин шунысы бар: мин аны яратып эшлим. Яратып эшләгәч, бөтенесенә дә өлгерәсең, төнлә булса да эшлисең. Элек иртәнге бишләргә кадәр эшли идем, ләкин сәламәтлек тә кадерле бит. Шулай булгач, төнге 11-12дә эшемне төгәлләргә тырышам. Әле ятарга ярты сәгать кала газета укыйсы килә башлый: башка редакция газета-журналларын да карыйм. Вакыт табарга тырышам.
Коллективтан да күп нәрсә тора. Без инде бер-беребезне берсүзсез аңлыйбыз. Татар матбугатында исемнәре билгеле Миләүшә Галиуллина, Рәшит Минһаҗлар нәрсә турында язсалар да, җиренә җиткереп эшлиләр. Һәр кеше үз эшен белә. Шуңа күрә мин һәрдаим җыелышлар җыеп утыра торган редактор түгел.
Гомумән, матбугатта 1983 елдан бирле эшлим. Хәзер күп мәсьәләне телефоннан гына да хәл итеп була. Шулай итеп тәртипле генә эшлибез, Аллаһка шөкер.
Ләбиб Лерон: «Хәзер мин – оптимист»
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
«Телефон безнең бик күп әйберне «алды», шуңа күрә тиражлар төшә башлады»
10 ел элек «Татар-информ»га биргән әңгәмәдә: «Интернетта материаллар укысам да, мине газета-журналдан аерып булмый... Матбугат чоры кире кайтыр», – дигән идегез. Әмма 1980-1990 еллардагы басма матбугат тиражлары белән бүгенге цифрлы чор арасында зур упкын бар кебек. Килешәсезме?
Яшь чагымда бик пессимист идем, шигырьләрем дә пессимистик рухта булды, чөнки Казанда яшәгәндә прописка булмады. Прописка булмагач, талон да ала алмадык, фатир да юк... Шундый төшенке вакытта: «Шукшиннар да, башка бөек шәхесләр дә Мәскәүдә подвалларда начар шартларда яшәгән», – дип, үз-үземне юата идем. Хәзерге яшь шагыйрьләр дә шигырьләрен күбрәк пессимистик рухта – кара тонда язалар. Яшьлеккә хас әйбердер инде ул.
Хәзер мин – оптимист. Дини язмалар да укыгач, хәзрәтләр белән дә аралашып яшәгәч, хәзер бөтен әйберне дә – кимчелекләрне дә, җитешсезлекләрне дә, уңышсызлыкларны да – Аллаһы Тәгалә белән бәйлим. Әгәр шулай булган икән, димәк, Аллаһы Тәгаләгә шулай кирәк, дип әйтәм.
Ә инде газеталар мәсьәләсенә килгәндә... Казан дәүләт университетында 1979-1984 нче елларда укыдым. Бер остазыбыз чит илдәге журналистика, газеталар, редакцияләр турында: «Анда нинди генә газета-журнал чыкмый, аларның тиражы 1-2 мең генә», – дип әйткән иде. Хуҗабикәләр өчен дә газета-журналлар бар, дигәнгә: «Ничек шулай булырга мөмкин?» – дип шакката идек. Умартачылык, дуңгызчылык турында бездә дә журналлар чыкты, ләкин менә хуҗабикәләр һ.б. журналлар чыга дип, башыбызга китермәдек. Остазыбыз чит илдәге бер редакциягә тәҗрибә тупларга, уртаклашырга барганнарын, стажировка үткәннәрен сөйләде.
СССР вакытында ук мондый тенденция безгә дә килде. Шуннан соң газета-журналлар күбәйде. Без бит яшьләр өчен «Идел» журналын чыгара алмыйча интектек. Бәләкәй балалар өчен «Мурзилка» кебек журналлар юк иде, ләкин 1990 нчы елларда «Салават күпере» журналы пәйда булды. Редакторы Зиннур Хөснияр иде, без башлап җибәрүчеләрдән булдык, Айдар Үтәгәнов рәссам иде, журналист Фирая Бәдретдинова – 4 кеше чыгара башладык.
Ул вакытта «Салават күпере» 25 мең тираж белән чыкты. 1990 нчы елларда ажиотаж булды. Әмма һәр заманның үзенчәлеге бар. Берзаман кесә телефоны килеп керде. Телефон безнең бик күп әйберне «алды»: укый торган әйберләрне телефоннан укып була бит. Шуңа күрә тиражлар төшә башлады.
Ләбиб Лерон: «Татарның үзаңы булсын иде дип телим»
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
«Башка милләтләргә караганда, татарның үзаңы бик түбән дәрәҗәдә»
«Мәдәни җомга» һәм «Безнең мирас»ның төп аудиториясе, укучылар – пенсия яшендәге, өлкән яшьтәге кешеләр. Алар да әкрен генә кимеп бара, күбесе вафат була. Үземнең әнием дә 20 шәр газета-журналны яздырып алдыра, хәтта кроссворд, сканвордларны чишә иде. Белмәсә: «Шуны әйт әле, чишә алмыйм», – дип шалтыратып сорый иде.
Ашаган вакытта уку гадәте канга сеңеп калды. Нәрсә ашаганны белмәскә мөмкинмен, ләкин матбугатны йотлыгып укый идем. Әниемнең әнисе мин кайтуга газетаны матрас астына кыстырып куя иде, мин инде сөенеп аннары укый башлый идем. Шунсыз ашый алмый идем, газета укымыйча тамагым туймый иде.
Хәзер дә шулай, ләкин ике басманы да алып баргач эш күп. Газеталар укырга бик вакыт калмый. Төнге 12 белән 1 арасында «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан»ның кроссвордларын чишмичә, «Акчарлак» белән «Ирек мәйданы» материалларын укымыйча йокларга ятмыйм. Журналлар шимбә-якшәмбегә кала.
Киләчәккә өметләрем зур. Матбугатны тәгәрмәч белән чагыштырыр идем: берзаман матбугат чоры күтәрелеп китәр, дим. Сүзне, басма матбугатны Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән икән, Коръән китапларына кадәр чыгарабыз, шуның кебек, ул булган икән, беркайчан да юкка чыга алмый. Кино төшерә башлагач, театр сәнгате дә бетәр, диделәр. Кино да, театр да бетми бит. Яшьләр йөреп, карап торалар. Газета-журналлар да шулай булыр дип өметләнәм.
Күтәрелеш чоры бер килер әле, Аллаһы Тәгалә тагын күңелгә салыр. Татарның үзаңы булсын иде дип телим. Минем аңлавымча, башка милләтләргә караганда, татарның үзаңы бик түбән дәрәҗәдә, моны чын күңелемнән әйтәм. Тел мәсьәләсендә дә бик авыр, ләкин ул шулай тиештер дип тә уйлыйм – кайчагында безнең милләтне чеметкәләп, төрткәләп торырга кирәк, уятып-уятып тору зарур. Үчтеки дип торсаң, безнең халык җәелеп китәргә, онытылырга мөмкин. 2017 еллардагы тел мәсьәләсе белән бәйле вазгыять, пандемия чоры халыкны әзрәк сискәндереп, күпмедер дәрәҗәдә безне уятып җибәрде дип уйлыйм.
Ләбиб Лерон: «Оныкларга киңәш биреп, аксакаллар була алсак иде»
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
«Бөтен ышанычым – үзаңнары булган яшьләрдә»
Хәзер вазгыятьне ничек бәялисез?
Халык йокымсырады. Элек, без яшь булганда, өлкән буын безгә өметләнә иде. Хәтерлим, Аяз абый Гыйләҗев 4 томлык китабын бүләк итте, автограф язганда: «Бөтен өмет сездә – яшьләр кулында», – дигән иде. Хәзер без дә Аяз абый яшенә җиттек, без дә хәзер яшьләргә өметләнәбез. 1980 нче еллар урталарында гимназияләр ачылды, шул чорда укыган кешеләргә өметләнәм, чөнки ул чорда татар теле күтәрелештә булды. Кызларым Айсылу, Ләйлә 2 нче татар гимназиясендә укыды. Аларның классташлары, гимназияләрдә, авылларда укыган буын бүген үсеп җитте. Алар бүген милләтнең каймагы булып, халкыбызны алга алып бара.
Оныкларым «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбендә укый, 3 онык та татарча камил дәрәҗәдә белә. Алар буыны идарә итү даирәсе, хөкүмәт даирәсенә килгәч, милләтне саклау өлкәсендә үзаңнары булып, татарларны алга алып барырлар дип өметләнәм. Аларга киңәш биреп, аксакаллар була алсак иде, безнең сүзне тыңласалар иде, тәҗрибә алсалар иде дип ышанам, шушы ышаныч яшьләрдә хәзер.
Ләбиб Лерон: «Ясалма фәһем кешенең йөз кыяфәтен чагылдырса да, күзләрен, карашын төгәл бирә алмый»
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
«Ясалма фәһем кешене адаштыру, алдау юлына кертергә мөмкин»
Соңгы 1-2 елда журналист тормышына ясалма фәһем килеп керде, шәхсән Сез аны кулланасызмы? Редакция эшчәнлегендә ул ничек файдаланыла?
Аның уңай һәм тискәре яклары бар. Тискәре ягы музыка һәм шигърият өлкәсендә күзгә ташлана. Кайбер шигырь язучыларыбыз ясалма фәһемнән көй яздырта да, шуны җыр итеп эфирга чыгара. Бер карасаң, матур гына җыр шикелле. Мәсәлән, композиторларыбыз арасында да бу турыда бәхәсләр бара, каршы килүчеләр күп. Мин үзем дә бу мәсьәләдә каршы, сәнгатьнең мондый юл белән баруына күңелем ятмый.
Икенчедән, архив фотосурәтләре мәсьәләсе. Баштарак ясалма фәһем ярдәмендә фотоларны төсләндерү белән бераз мавыгып алган идек, ләкин мин ул процессны туктаттым. Мисал өчен, «Безнең мирас» журналын алсак, анда югары сыйфатлы фотолар, рәсемнәр булса, аларның төсен ничек бар, шулай бирергә кирәк дип саныйм. Ә инде инкыйлабка кадәрге фотоларны ясалма юл белән төсләндерү дөрес түгел.
Архив фотографияләре ничек бар – шулай, табигый калырга тиеш. Минем үземдә дә язучыларның, төрле чорларның бик күп уникаль фотосурәтләре бар. Шуңа ясалма фәһем ярдәмендә төсләндерелгән фотоны күрсәтсәләр, ул миңа якын түгел, мин андый әйберләрдән качарга тырышам.
Әлбәттә, ясалма фәһем фотоның ачыклыгын арттыру өчен бик сирәк очракта, рәсем бик ямьсез яки начар күренгәндә файдалы булырга мөмкин. Аның шундый минусы да бар: ясалма фәһем кешенең йөз кыяфәтен чагылдырса да, күзләрен, карашын төгәл бирә алмый. Кайбер язучыларның шулай эшләнгән фотоларына карыйм да – ышаныргамы моңа, юкмы, дим. Ясалма фәһем кешене адаштыру, алдау юлына кертергә мөмкин.
Ләбиб Лерон: «Кеше үз акылы белән язарга тиеш дип уйлыйм»
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Шулай да, социаль челтәрләр өчен ясалма фәһемнең файдасы тими калмый. Кайчагында «ВКонтакте» челтәрен караштырганда: «Ничек итеп журналыгызга тиз һәм матур карточкалар әзерлисез? Ясалма фәһемне кулланырга өйрәтегез әле», – дигән сораулар очрый. Безнең коллективта, дизайнерлар гына түгел, хезмәткәрләребез Эльза Газизова, Ләйсән Данилова, Энҗе Хөсәенова, Айзилә Мортазина да карточкалар, социаль челтәрләр өчен постлар ясаганда ясалма фәһемне оста файдалана.
Моның тагын бер уңай ягы – иллюстрацияләр табу. Журналга хикәяләр яки мәкаләләр биргәндә, аларга туры килә торган рәсемнәр кирәк була. Элек редакцияләрдә штатта рәссамнар була иде, хәзер исә рәссам тоту өчен финанс мөмкинлекләре җитми. Шуңа күрә ясалма фәһемгә бирем бирәләр дә, тиешле рәсемне ясатып алалар. Моны мин билгеле бер дәрәҗәдә хуплыйм, чөнки башка чара юк. Мәсәлән, үзем рәссам булсам, ясап бирер идем.
«Казанский альманах» журналының баш редакторы Әхәт Мушинский үзе рәссам, шуңа күрә әсәрләргә рәсемнәрне үзе ясый иде. Кулыңнан килмәсә, материалны тизрәк чыгару өчен ясалма фәһем кулланырга була. Озын мәкаләләр булганда, укучыга күңелсез тоелмасын өчен ясалма фәһем ясаган рәсемнәрне урнаштыру тексттагы фикерне җанландырып җибәрә.
Укучылардан килгән мәкаләләр арасында ясалма фәһем кулланып язылганнары бармы, сизеләме ул?
Бездә андый очраклар юк. Булса, сизелә бит ул, мин үзем ул мәсьәләдә каршы. Кеше үз акылы белән язарга тиеш дип уйлыйм. Ясалма фәһемнең иске материалларны яңартуда файдасы зур. Мәсәлән, 1910 нчы елларда чыккан, бер җирдә дә табылмый торган иске китапны яки мәкаләне сканерлап, ясалма фәһем ярдәмендә текстын ачыклап, яңартып куллану – безнең өчен бик уңайлы һәм файдалы мөмкинлек.
«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе ачылышы
Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков
«Балалар матбугатында тәҗрибә туплаган кеше теләсә кайсы басмада эшли һәм теләсә кайсы жанрда яза ала»
Эш стажыгызга карасак, 1983 елда «Яшь ленинчы»дан башланып, радио-телевидение, «Салават күпере», «Казан утлары», «Шәһри Казан», «Безнең мирас» һәм «Мәдәни җомга» редакцияләре аша уза. Журналистикада һөнәри принципларыгыз ничек үзгәрде? Гомумән, шул елларны искә төшерик әле, ул вакытта журналист тормышы нинди иде? Аның кадере елдан-ел кайсы якка үзгәрде?
Минем өчен ул еллар зур тәҗрибә һәм зур мәктәп булды, чөнки мин бик зур шәхесләр – безгә хатлар язган, хәер-фатиха биргән кешеләр белән эшләп калдым. Зөлфәт абый (Дөлфәт Маликов), Хәкимҗан Халиков, Габделхәй Сабитов кебек прозаиклар һ.б. Фәннүр Сафин – Казанда мине каршы алып, укырга кертергә булышкан шәхесләрнең берсе. Харрас Әюповлар... Кемнәр генә юк. Баш мөхәррир Роза Туфитуллова, Роза Хафизовалар – минем өчен хәер-фатихада булган шәхесләр.
Казанга килеп, «Яшь ленинчы»га аяк басуга мине олы шәхесләр кочак ачып каршы алды. Шагыйрь Госман Садә: «Ләбиб, редакциягә иң күп язучы син булдың, хатың көненә 2-3шәр килә. Без сиңа җавап язып өлгерә алмый идек», – дип әйтә иде. Чыннан да, бик актив булганмын, шигырь дә, такмак та язып җибәрә идем. Боларны туйдырмас өчен, бер хатта Ленарис Лемонов, икенчесенә Лемон Леронов дип яза идем. Алар аптыраганнардыр инде, икесе ике туган, яки игезәкләр дип уйлап, нәкъ шулай чыгара иделәр, бер үк кеше икәнен аңлап та бетермәгәннәрдер (елмая).
Журнал-газеталарның һәркайсы – үзе бер мәктәп, ә балалар матбугатында эшләп чыккан кеше аннары теләсә кайсы басмада эшли һәм теләсә кайсы жанрда яза ала. «Яшь ленинчы» миңа үзе бер мәктәп булды. Ул вакытта Нияз Акмал, Саимә Ибраһимова, чордашларымнан Вакыйф Нуриев, Ркаил Зәйдулла, Фоат Хәмидуллин, Фирая Бәдретдиновалар эшләп алды. Язмаларыбызны Нияз Акмал белән машинкада үзебез бастыра идек, ул вакытта редакцияләрдә машинисткаларның иң яраткан кешеләре без булдык. Текстны бастырган чакта хаталарыңны да, үзгәртәсе урыннарыңны да шунда ук күрәсең. Бу үзе бер иҗат процессы иде ул.
Ләбиб Лерон: «Журнал-газеталарның һәркайсы – үзе бер мәктәп»
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
«Тырышлыгың, талантың булмаса, журналист булып эшләп булмый»
Мин үземне тулы мәгънәсендә «чын журналист» дип санамыйм. Журналистлар күп: репортаж ясаучылар, интервью алучылар бар. Ләкин чын журналист төшенчәсен киңрәк һәм тирәнрәк аңлыйм. Татар халкында чын журналистлар бармак белән санарлык дип әйтсәм дә, хәтта мин саный алмаска да мөмкин.
Безне Аграновский кебек журналистлар укытты. «Дружба народов» дигән калын гына журнал чыга иде, алар күләмле мәкалә яза иделәр дә, басылып чыга иде. Политбюроны карар кабул иттерә торган мәкаләләр язды алар! Мин аларны журналист дип саныйм. Әйтик, табигать, экология буенча мәкалә яза икән, ул аны бөтен яктан өйрәнә. Бер проблеманы алалар икән, географиясен дә, юридик, икътисад ягын да карыйлар.
Без бер яклы гына, бер өлкәне генә алабыз да, биографияне тирәнтен өйрәнеп тормыйча, интервью алабыз икән: «Сезгә ничә яшь? Сер булмаса әйтегез әле... Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?» – дип кенә шаблон сораулар бирәбез.
Журналистика һөнәренә җитди карыйм, шуңа күрә журналист бөтен яктан да белемле, киңкырлы булырга тиеш. Язарга өйрәтеп булмый ул, үзеңнең тырышлыгың, талантың булмаса, журналист булып эшләп булмый. Мәкаләләр язарга кирәк икән, озак уйланып язарга кирәк миңа. Чарага тиз арада барып кайтып, тиз арада материал язып, тапшыра торган оста журналистлар бар. Аннан соң, ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән талант. Талант бирелмәгән булса, үз-үзеңне мәҗбүр итеп эшләп булмый.
Ул вакытта «Татарстан коммунисты» журналы чыга иде, әлеге редакциядән «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә эшкә килүчеләр балалар өчен яза алмый иде, чөнки уйда гел сәясәт, иҗтимагый тормыш турындагы язмалар…
Ләбиб Лерон: «Журналистика һөнәренә җитди карыйм»
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
«Һәр редакциядә шәхесләр эшләде»
Университетта безгә «Цемент», «Время, вперед!», «Красная звезда» кебек совет идеологиясе рухындагы әсәрләр укырга куша иделәр. Мин аларны укымадым, Аллаһы Тәгалә мине ул китаплардан саклады. Безнең егетләр Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәйләр бүлмәләрдә бергә аралашып яшәгәндә бер-берсенә эчтәлекләрен сөйли торган булганнар. Ркаил чит ил газеталарын укый иде, ул вакытта яхшы китапларны табам димә. Әйтик, Франц Кафка, Жан-Поль Сартр, Марсель Пруст дигән язучылар бар иде… Егетләрнең сөйләшкәннәрен тыңлыйм да, китапханәгә укырга чыгып китә идем. Китапханәдә һәрбер шагыйрь-язучының биографиясен, әсәрен укып, конспектлаштырып бардым, шулай итеп, үземне үзем укыттым.
Шушы бинага 1979 елның 4 нче июлендә килеп кердем. «Яшь ленинчы»дан «Салават күпере»нә күчү дә минем өчен катлаулы булмады. Телевидениедә дә балалар редакциясендә эшләп алдым. Балалар матбугаты өлкәсендә 30 еллап эшләдем. Аннан соң ярты еллап «Казан утлары»нда эшләп алдым һәм читтән торып, «Шәһри Казан»да рубрикалар алып бардым.
Аллаһы Тәгалә юнәлеш биргәндер дип уйлыйм, 2013-2014 елларда «Казан утлары» журналында баш мөхәррир булу мөмкинлеге бар иде. Шулай-шулай үзгәртербез дип, җитәкчеләр белән дә сөйләшүләр булды. Озак та үтми «Безнең мирас» журналы килеп чыкты. Инде «Безнең мирас»та эшли башлагач, башыма сукты: әбиләрдән язып алган җырлар, мәзәкләр, кемнәндер ишетеп язылган фольклор – барысы да миндә теркәлгән икән бит!
«Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә эшләгәндә дә, язучылар, рәссамнар бүлмәгә еш кереп йөри иде. Әйтик, Рәшит Имашевлар кереп, рәсем ясап утыра иде. Шулай, һәр кеше турында дәфтәргә теркәп, язып бардым. Шактый гына папка җыелды. Хәзер дә андый материаллар бар, кайберләрен саклыйм, кайберләрен матбугатта чыгарам. Киткәннәрне оныттырмаска иде.
Кайда хат, фото күрәм – шуны төшереп алам. Шәхси архивымда мин җыйган фото башка берәүдә дә юктыр... Шуңа күрә «Безнең мирас» журналына баш мөхәррир итеп куюларына гаҗәпләнмәдем. «Казан утлары»н башка кеше дә алып бара ала, «Безнең мирас»та һәвәслегең бар дип, Аллаһы Тәгалә шунда кертеп җибәрде, күрәсең...
Һәр редакциядә шәхесләр эшләде. Хәзер исә редакцияләрдә эшләүчеләр турында әйтә алмыйм, бәлки алар да шәхесләр булып китәр. Хәзер мин утырган бүлмәдә шагыйрь Зөлфәт, «Чаян» журналының хәзерге баш мөхәррире Рафаэль Хәлилуллов утырды. Зөлфәт абыйга кадәр язучы Фаил абый Шәфигуллин утырды. Ничә еллар үткәч шәхесләр эшләгән бүлмәдә баш мөхәррир булып эшләргә насыйп булды. Үзенә күрә рәхәтлек бирә. Мәгъсүм Гәрәев, Габделхәй Сабитов, Мәгъсүм Хуҗиннар утыра иде...
«Ялкын»га керәсең, «Ялкын»да Разил Вәлиев, Хәйдәр Гайнетдинов, Ләис Зөлкарнәй, Мөдәррис Әгъләмовлар эшләде. «Азат хатын»га керәсең, анда Габдулла абый Шәрәфиев, Роза апа Туфитулловалар эшләде.
Сигезенче катта – «Татарстан яшьләре» бер плеяда – Харрас абый Әюпов, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөдәррис Вәлиев эшли иде…
Ләбиб Лерон: «Журналист мәкалә яза икән, ул барыбер кешенең күңеленә, йөрәгенә барып ирешә, тәэсире булмыйча калмый»
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
«Сүз көчле корал иде»
Элек журналист сүзе канун кебек кабул ителә иде. Бүгенге җәмгыятьтә, мәгълүмат ташкынында «сүзнең кадере» кимедеме? Сүзнең тәэсирен кире кайтарып буламы?
Совет чорында сүзнең тәэсире бик көчле иде. Әйтик, «Чаян» журналында чыккан материаллардан (аеруча түрәләр!) курка иде, чөнки фельетоннар бик популяр иде. Мин, мәсәлән, «Яшь ленинчы»да карьерист булырга омтылган балалардан көлеп, фельетоннар яза идем.
Хәзер исә «Чаян»да язылган материалларның тәэсире ул кадәрле юктыр, чөнки заманы икенче. Бер заманны кешеләрдән килгән хатларны бастыру буенча «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталары бик активлашкан иде. Гади кешеләрне яклап, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне яклап, мәкаләләр бастыра иделәр, сүз көче бар иде. Курыкмыйча әйтәләр иде. Хәзер исә элмә такталардагы хаталы язуларны әйткәндә сүзнең көче сизелә. Әмма хәзер элеккечә үк түгел. Киләчәктә бу функцияне телефоннар башкарыр дип уйлыйм.
Сүз көчле корал иде. Иң зур дошманым – минем телем дип, әйткән сүзем бар. Язучы, шагыйрьләрнең, журналистларның коралы – сүз, каләм һәм кәгазь дип әйтәбез. Әйткән, язган сүз барыбер йогынты ясый дип уйлыйм. Журналист мәкалә яза икән, ул барыбер кешенең күңеленә, йөрәгенә барып ирешә, тәэсире булмыйча калмый. Газетаны 100 кешенең берсе укый икән, максатка ирешелгән дияргә була.
Бер хәзрәт болай сөйләде: «Самолетта хаҗга юл тоттык, халык тулы, стюардессалар халыкка вәгазь сөйләргә кушты. Вәгазь сөйләп барам, пәрдә капланган... Карыйм әле, тыңлаучылар бар микән, дип, пәрдәне ачып карыйм, беркем тыңламый икән! Бөтенесе чыш-пыш килә, сөйләшеп утыра. Нәрсәгә сөйлим соң мин монда, дип, сөйләүдән туктадым», – ди. «Туктадым да, 1-2 минут үттеме, пилот кабинасыннан бер пилот чыкты да: «Хәзрәт, сөйлә, без тыңлыйбыз бит», – дип әйтте, ди.
Шуннан чыгып, әгәр газетаны беркем дә укымый дип әйтәләр икән, юк, килешмим, укыйлар! Безнең җитәкчеләр «укымыйлар» дип, әйтергә ярата. Укыйлар, алалар. Укучы табыла ул, әйбер Аллаһы Тәгалә юлын таба. Киоскта кемнеңдер кулына газета эләгә икән, ул барыбер кемнең дә булса иясенә барып ирешә һәм ул кешедән бәлки журналист чыгар! Ул кеше бәлки зур кеше булып, милләтебезне алга алып бара икән, аны без күрмибез, аны Аллаһы Тәгалә белә.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Дәвамы бар...
- Лерон Ләбиб (Леронов Лемон Лерон улы) - язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире. 1961 елның 11 ноябрендә Мөслим районы Иске Карамалы авылында туган.
- Казан университетын тәмамлый (1984). 1983–1989 елларда (бүленеп) «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә эшли (1988–1989 елларда әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире), 1986–1988 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры, 1989 елдан «Салават күпере» журналында бүлек мөхәррире.
- 2011 елдан РФ әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры, 2012 елдан, бер үк вакытта, «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире. 2013 елдан «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире.
- Балалар өчен язылган «Яңгырның ял көне» (1988), «Транзистор үч ала» (1989), «Тәгәрмәчле чана, яки Әкият боткасы» (1993), «Шайтан шаяруы» (1996), «Таһир маҗаралары» (1999), «Кояшны кочкан малай» (2004; Республиканың Муса Җәлил исемендәге бүләге, 2007) китаплары юморга һәм фантазиягә бай.
- Ул шулай ук – «Сине генә сөям» (1997) исемле лирик-публицистик шигырьләр җыентыгы һәм татар язучыларына пародияләр һәм эпиграммалар тупланган «Күрше тавыгы» (1990) җыентыгы авторы. Ләбиб Леронның «Чәпәләй белән Тәпәләй» (1995), «Аңгыра сарык җүләре» (1996) пьесалары буенча Әлмәт татар драма театрында спектакльләр куела.
- Ләбиб Лерон – Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре, Муса Җәлил премиясе (2007), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (2022).